Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Камал театры Супералисаның «Татарстан супергуд» композициясе нигезендә клип төшергән

0

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры яңа сезон ачылышы уңаеннан Супералисаның «Татарстан супергуд» композициясе нигезендә клип төшергән.

Камал театрының ролигы, «Рубин» футбол командасы төшергән клиптан аермалы буларак , SuperAlisa рөхсәте белән ясалган. «SuperAlisa төркеменә һәм Ислам Вәлиевка „Татарстан-супергуд“ трегын кулланырга рөхсәт иткәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», — дип искәртә Камал театры роликны тәкъдим иткәндә.

«Алиса Хөсәенова һәм аның кызы Мәрьям безнең тугрылыклы тамашачылар. Алар „Зәңгәр шәл“ не инде 49 тапкыр караганнар. Ел азагына кадәр бу спектакльгә билетлар алып куйганнар», — ди театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.

«Әлеге клипны чыгарганда да безгә җылы мөнәсәбәте өчен Алисага бик зур рәхмәт. 1 октябрьдә яңа сезон ачылганда без аңа рәхмәт йөзеннән сезонның барлык премьераларына чакыру бүләк итәчәкбез», — ди ул.

Камал театрының беренче премьерасы 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә көтелә. Альберт Шакировның «Сәфәр» пьесасы буенча спектакльне Рамил Гәрәев куя.

Июль аенда «Рубин» футбол командасы «Рубин СуперГуд» дип аталган клип төшереп таратты. Клип милли колорит белән төшерелгән. Фон булып Илһам Шакиров җыры яңгырый. Татар әбисе ролендә — Камал театры артисты Фирая Әкбәрова. Клип СуперАлисаның 2004 елда чыккан «Татарстан супергуд» композициясен хәтерләтә. Тик композиция авторы Алиса Хөсәенова үз җырын файдаланулары турында дуслары клипка сылтама биргәч кенә белгән. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






Большие и маленькие дорожные знаки — кто решает, где какие ставить?

Во Владивостоке проведут проверку в ТЦ «Самбери» из-за крысы на прилавке

В преддверии празднования 80-летия победы в Великой Отечественной войне в Ингушетии появится арт-объект

На Алтае студент после "неожиданного подвоха" перевел мошенникам 116 тысяч рублей