Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Киләсе елга картлык буенча бирелә торган пенсия күләме билгеле

0
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача пенсия күләме 18 мең 521 сумга кадәр үсәчәк дип белдерде. «Пенсия фонды бюджеты проекты буенча 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача еллык пенсия күләме 18 мең 521 сум күләмендә каралган», — дип белдерде ул махсус комиссия утырышында. Бу хакта РИА Новости яза. Элегрәк Россиянең эш һәм социаль яклау министры Антон Котяков РИА Новости белән әңгәмәсендә 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка арта, ә иминият пенсияләренең индексациясе 2022 елда 5,9 процент күләмендә булачак дип белдергән иде. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме эшләмәүче пенсионерлар өчен 2022 елда — 18 521 сум, 2023 елда — 19 477 сум, 2024 елда 20 469 сум булачак, диелә бу хәбәрдә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Крик сына помешал Бублику. Казахский теннисист попросил семью покинуть трибуны






Бенефис Юлии Пересильд в фильме «ON и Она»

Станкович невероятно замотивировал красно-белых и идет за Зимним Кубком РПЛ. Прогноз на «Динамо» — «Спартак»

Смертельное ДТП: такси столкнулось с BMW на Волгоградском проспекте

Агродрон и дрон-доставщик: новинки гражданской авиации показали на выставке NAIS