Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

1 сентябрьдән башлап Татарстан мәктәпләрендә коронавирусның 22 очрагы ачыкланган

0

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Уку елы башланганнан бирле Татарстандагы 22 мәктәптә, 14 югары уку йортында һәм көллияттә коронавирус белән авыруның 36 очрагы теркәлгән.

«Республикада 1 сентябрьдән бирле белем бирү оешмаларында яңа коронавирус белән авыруның 36 очрагы теркәлде», — дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, мәктәп хезмәткәрләре арасында 13 кеше, югары уку йортында бер хезмәткәр, тугыз мәктәп укучысы, махсус урта белем бирү оешмасында 3, югары уку йортларында 10 студент вирус йоктырган.

Любовь Авдонина ковид очракларының берән-сәрән генә булуын, авыру кешеләр белән элемтәдә булганнарның табиб күзәтүендә икәнен әйтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса