Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Алексей Песошин: Татарстан дәүләт идарәсен цифрлаштыруда алдынгы урында тора

0

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин) Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы трансформациясе һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча алдынгы төбәкләр арасында. Шул ук вакытта республика илдә IT-эшчеләргә ярдәм итү сыйфаты буенча да алдынгы позицияләрне били.

Kazan Digital Week-2021 форумы ябылышында республиканың Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, бер ел элек Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән IT-тармакка ярдәм итүнең беренче чираттагы чаралары комплексын тормышка ашыру башланды. Керемгә салым салу, иминият взнослары һәм IT-эшчеләрен икътисади стимуллаштыру мәсьәләләре хәл ителде.

«Хәзерге вакытта Хөкүмәт Россиядәге IT-индустрияне тизләтү буенча карарларның икенче өлешен раслады. Ул 60 төрдәге чараны үз эченә ала, аларның егермесе бизнес өчен Россия технологияләрен кертүгә ярдәм итүгә, офис программасы белән тәэмин итүне эшләүгә, операция системалары булдыруга юнәлдерелгән», — диде Алексей Песошин.

Аның сүзләренчә, узган елда илдәге IT-технологияләр өлкәсендәге компанияләр 3 меңгә артып, 15 меңгә җиткән. Илдә программа тәэминаты реестрында программа продуктлары саны ике тапкырга диярлек арткан. Икътисадның югары технологияле секторында башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме өчтән бер өлешкә арткан һәм бүгенге көндә 1,5 трлн сумнан күбрәкне тәшкил итә.

«Бүген Татарстан дәүләт идарәсен цифрлаштыру һәм халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү буенча, цифрлы сервислар эшләп чыгаручыларга ярдәм итү буенча да алдынгы позицияләрне биләп тора. Безнең 3 меңгә якын компания Россия төбәкләре арасындагы алдынгылыкны тәэмин итә», — диде Премьер-министр.

Ул әйткәнчә, республиканың бу өлкәдәге югары казанышлары федераль хөкүмәт тарафыннан төбәкләрдәге цифрлы инициативаларга максатчан ярдәм итү нәтиҗәсе булып тора.

«Барыгызны да зур һәм киеренке эш тәмамлану белән котлыйм. Әлеге даими цифрлы коммуникация мәйданчыгында катнашуыгыз һәм ярдәм күрсәтүегез, заказ бирүчеләрнең һәм цифрлы трансформация өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәттәшлеге өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм», — дип йомгаклады Алексей Песошин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова проигала 143-й ракетке мира во втором круге турнира WTA в Клуж-Напоке






На труд мигрантов в регионах России будут вводить новые ограничения

Онколог напомнил россиянам о важности диспансеризации для обнаружения рака

Трудных подростков предложили отправлять на перевоспитание в монастыри

Безумие известных людей: что Ван Гог сделал со своим отрезанным ухом