Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Уссурийск шәһәре имам-хатыйбы: Ерак Көнчыгышка ислам динен татарлар алып килгән

0
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Приморье краеның Уссурийск шәһәре имам-хатыйбы Айдар хәзрәт Гарифуллин Казанда Милләт җыенындагы чыгышында Ерак Көнчыгышка ислам динен татарлар алып килүен әйтте. «Байкал, Чита, Амур, Хабаровск, Приморье, Сахалин, Магадан һәм Камчаткада мөселманнарның килеп чыгуы татарларның бу җирләргә күчеп утыруы белән бәйле. Башка төбәкләрдәге кебек татарлар Ерак Көнчыгышта да тарихыбызны танытуда, аны саклау һәм үстерүдә әйдәп баручы милләт булган. Ул бүген дә шулай», — диде ул. Айдар хәзрәт Гарифуллин әйтүенчә, киләчәктә дә барлык милли оешмалар, мәхәлләләр килешеп, милләт һәм динебезне саклау һәм үстерү өчен берләшеп эшләргә тиеш. «Ерак Көнчыгышның башкаласы, халык саны буенча иң зур шәһәр булып саналган Владивостокта әле дә мәчет юк. Ләкин мәчет төзү турында сүзләр бик күптәннән бара. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә омтылабыз. Уссурийскта мәчет төзелгән, ләкин 10 ел буенча рәсми рәвештә теркәлергә рөхсәт ителми», — дип җиткерде ул. Айдар хәзрәт ислам юлында һәр төбәкнең үз каһарманнары барлыгын искәртте. «Аларның исемнәрен халкыбызга кайтару — уртак бурычыбыз», — дип төгәлләде ул чыгышын.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

Анну Курникову заметили в Майами в инвалидном кресле






Экс-гендиректор «Фонбета» Анохин признал вину по делу о взятке

Представители России, Италии, Франции и других стран приедут в Рязань на конференцию

Обвиняемый во взятке экс-глава «Фонбета» Анохин имеет гражданство Мексики

Провалившуюся под лед беременную лосиху спасли работники «Мособлпожспаса»