Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Альфред Дәүләтшин: Татар баласына тел, дин өйрәтерлек уку йорты булса, киләчәк өметле

0
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин фикеренчә, татар балаларына дин, тарих, татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәтерлек һәм үз аңын ныгытырлык уку йортлары булса, халкыбызның киләчәге өметле. «Бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алабыз, максатыбыз — кемнедер үзебездән аеру түгел, ә кушу, берләштерү. Берләшү — эчке үзгәрешләргә, уңышларга ирешүдер. Ассимиляциягә һәм демографик фаҗигагә каршы тору ысулы — мәгариф һәм мәгърифәт булуда», — диде ул Милләт җыенында. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге әзерләгән видеоязманы тәкъдим итте. «Хөрмәт ит, гафу ит, әмма хыянәт итмә. Китап укы, әмма ләгънәт укыма. Аралашучан бул, әмма кол булма. Заманча бул, әмма иелмә, бөгелмә. Куыл, ватыл, әмма сатылма», — диелде язмада. «Һәр халыкның иң кыйммәтле байлыгы — ватаны һәм хөррияте. Тарихның каһарман уллары татар милләте арасыннан чыккан. Мисал өчен, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган татар солдаты Гази Заһитовның туган төбәге Мишкә районында 20 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән һәйкәл ачылды», — ди ул. Альфред Дәүләтшин татар халкына мөрәҗәгать итеп, гамәлдә һәм фикердә бердәм булырга чакырды. «Һәр хезмәтебез киләчәк буынга мирас булсын иде. Мирас итеп калдырырлык тарихыбыз бар. Документаль тарихны туплауда Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләренең һәм татар төбәген өйрәнүчеләр белән берлектә хезмәтләрен дәвам итүләрен сорыйбыз», — диде ул.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина начала работать с бывшим тренером Динары Сафиной






"112 KZ": в Казахстане самолет АН-2 совершил жесткую посадку в условиях бурана

Госдума рассмотрит договор с Белоруссией о безопасности в приоритетном порядке

Azur Air анонсировала возобновление полетов во вьетнамский Камрань в марте

В Галерее Ильи Глазунова состоится концерт «Ave Maria. Орган и Вокал»