Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды

0
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов депутат мандатыннан баш тартырга булган. Ул Россия Федерациясе Федераль җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең региональ исемлеге башында торды. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды», — дип хәбәр итте республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча, парламентның түбән палатасы сайлауларында Татарстанда «Бердәм Россия» 79,01 процент тавыш җыйды. Россия Федерациясе коммунистлар партиясе өчен 9,64 процент сайлаучы тавыш бирде, ЛДПР — 2,82 процент, «Гадел Россия — Дөреслек өчен» — 2,69 процент, «Россия Коммунистлары» — 1,33 процент, «Яңа кешеләр» 1,01 процент тавыш җыйды. Бер мандатлы алты округта Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре — Илья Вольфсон, Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров һәм Марат Нуриевлар җиңде. Актив сайлаучы хокукына Татарстанда 2,9 миллион кеше ия. Дәүләт Думасына сайлауларда халыкның 78,92 проценты катнашты.  



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Янчук заявил, что Джокович больше не выиграет турнир «Большого шлема»






Евгения Добровольская: трагическая борьба со смертельной болезнью

Экс-пресс-секретарь Сакр: Асад пытался связаться с Путиным до свержения

ЦСКА подписал 18-летнего воспитанника "Зенита" Ивана Ананьева

БК "Тамбов" уступил столичному "ЦСКА-2" на домашнем паркете