Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Самараның «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире: Газетабыз ябылырга мөмкин

0
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Самараның «Бердәмлек» газетасы ябылырга мөмкин. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган түгәрәк өстәл барышында газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. «Безнең төп укучыларыбыз— әбиләр, ә алар инде олы яшьтә. Яшьләр татар телен белми һәм газетага язылмый. Тираж кими, акча юк. Газета ябылырга мөмкин. Ике мең әби газетаны көтеп утыра, ә без аларга газета чыгара алмыйбыз. Минем киләсе айга типография өчен түләргә акча юк диярлек. Газетаны саклап каласы килә. Татарстаннан ярдәм сорыйбыз?» — диде ул. Алар Мәскәүдән грант алырга теләгән. Грантка мәктәп укучылары өчен яшь журналистлар клубын ачарга теләгәннәр. Укучылар ел дәвамында белем алыр дип уйланылган, әмма Мәскәүдән ул эшне бер ай эчендә эшләргә кирәк дигән җавап килгән. «Әлбәттә бер ай эчендә баланы өйрәтеп булмый. Бәлки, Татарстан шундый газеталарга грант бирә алыр?» — ди баш мөхәррир. «Самарада татарлар да күп, ярдәм күрсәтү юлларын уйлап карарбыз», — диде.Айдар Сәлимгәрәев һәм хат формасында язып җибәрергә кушты.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Аделаида (ATP). Финал. Оже-Альяссим встретится с Кордой






Холодильник, диван и стол: неизвестный обчистил квартиру жительницы Петербурга

В парламенте Дании хотят просить Россию защитить Гренландию от Трампа

Праздники кончились: мошенники «помогают» россиянам вернуться к работе

В Подмосковье погода создаст опасность для пешеходов и водителей