Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Уфада мәктәпләр өлешчә дистанцион укуга күчә

0

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләре югары булу сәбәпле, Уфа мәктәпләре укучылары укуның дистанцион режимына күчә.

«Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә», — дип яза «Башинформ» .

Әлеге карар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкорстан Республикасы идарәсе рекомендацияләре белән коронавирус инфекциясен таратмау буенча шәһәр оператив штабы тарафыннан кабул ителгән.

Дистанцион укуга Уфаның 51 гомуми белем бирү оешмасы күчәчәк. Аларда кискен респиратор вируслы инфекция һәм COVID-19 билгеләре белән авыручыларның югары күрсәткече теркәлгән.

Оператив штаб әгъзалары әйтүенчә, ике атна эчендә эпидемиологик вазгыять күзәтеләчәк. Ул тотрыклыланган очракта, укучылар гадәти уку режимына кайтачаклар. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Определился соперник Андрея Рублёва во втором круге турнира ATP-500 в Роттердаме






Принуждение и шантаж. Братьев Бабакохян ждет новый суд

РБК: в ходе эксперимента с беспилотными автомобилями в России произошло 36 ДТП

Эксперт объяснила, почему жители Алтая вкладывают в банки все больше денег

Подмосковный производитель представил новую линейку готовых овощных смесей