19 яшьлек егет суга чумган һәм батып үлгән
Биектау районында 19 яшьлек егет суга батып үлгән.
Әлеге фаҗига кичә – 20 сентябрь иртәсендә Алат спиртзаводы авылы янындагы күлдә булган. Беренчел фаразлар буенча, 1996 елгы егет иптәшләре белән бераз кәеф-сафа кора һәм су коенырга була. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, аның үле гәүдәсен төштән соң ярдан 60 метрлап ераклыкта водолазлар табып ала.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48939
Фото: http://sntat.ru
