Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2023

Әгерҗенең Тәбәрле авылы 470 еллыгын бәйрәм итте

0

Тәбәрле авылының 470 еллыгы уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәмгә килүчеләр иң элек авыл тарихы музеенда урын алган экспонатларның бер өлеше белән танышты, стендларда урын алган фотоларны карадылар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Музейны булдыруга бихисап зур тырышлык куйган педагогика ветераны Хәмит Абдуллин исеменә, аның вафатыннан соң музей экспонатларын баетуга зур өлеш кертүче җәмәгате Гүзәл ханымга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Сүз уңаеннан, Тәбәрле музее – бүгенге көндә дә районда иң бай музейларның берсе.

Экспонатлар арасында, әлбәттә, 2011 елда дөнья күргән «Тарихта тибрәлгән Тәбәрле» китабы да бар. Авторы – туган авылын ихлас яратып яшәүче күренекле галим, тарихчы Раиф Мәрданов.

Сүз уңаеннан, бәйрәмгә Ижаудан, Чаллыдан, Әгерҗедән, башка шәһәрләрдән кайтучылар, тирә-як авыллардан килүчеләр күп иде. Аларны да бирегә туган якның тарту көче алып кайткандыр, мөгаен.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса