Добавить новость
ru24.net
World News
Июль
2024

«Минем тавышым» онлайн-форумында Дәүләт Советына сайлаулар турында фикер алышачаклар

0

16 июльдә Татарстанда «Минем тавышым» онлайн-форумы башлана. Анда катнашучылар – федераль һәм төбәк экспертлары – Татарстан Дәүләт Советына булачак сайлауларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Сайлауларга кандидатларны тәкъдим итү чоры тәмамланды. Форум катнашучылары сайлаучыларга ТР сайлау системасы алдында торган чакыруларны, сайлаулардан ниләр көтелүен, аларны үткәрү вакытында инклюзия принципларын һәм башка актуаль темаларны ачачак.

Форумда Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, Татарстан Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, сәяси консультант, «Дарвин теориясе» маркетинг коммуникацияләре агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов катнашыр дип көтелә. Форумны республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев алып барачак.

Трансляция 14.00 сәгатьтә «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»дагы «Минем тавышым» төркемендә, шулай ук сайлаулар2024.онлайн сайтында башланачак. Тамашачылар экспертларга үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алачак.

Искәртик, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Алтынчы чакырылыш Татарстан парламенты башкарган эш турында тулырак аның рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның әңгәмәсен укып белергә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






Краснокнижную кедровку заметили в Москве

Новый вице-губернатор Петербурга работал преподавателем в сфере здравоохранения

Представитель "Победы" в аэропорту Саратова зарабатывал на опаздывающих пассажирах

Посол Токовинин: Россия ответит на операцию НАТО в Балтийском море