Язучыны зурлап
Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә язучы Фатих Әмирханның тууының 130 еллыгы уңаеннан “Бай рухи мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Анда язучының басма китаплары, аның турында язучыларның язма-мәкаләләре урын алды. Язучы иҗаты укучыларда кызыксыну уятты. Каникул көннәрендә күргәзмә янында әңгәмәләр оештырыла.
