Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Иске Зәйдә Нардуганны бәйрәм итәләр

0

Керәшеннәрнең буыннан-буынга тапшырырлык матур бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе ─мәҗүси бабаларыбыздан килгән Нардуган бәйрәме. Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнар. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә "нар" кояш дигәнне аңлата. Нар- туган, икенче төрле әйткәндә, яңа ел башланган дигәнне аңлата. Чуваш телендә Яңа елны каршылау бәйрәмен "Нартаван" дип йөртәләр.

Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү,  махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү. Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар.

Иске Зәй бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре  яшьләр белән берлектә 8 гыйнварда 6 урамда булдылар. Алар йорттан йортка кереп, сәламәтлек, иминлек теләп, җырлар җырладылар, төрле уеннар оештырдылар. Ә хуҗалар  “нардуганнар”ны перәнник, тәм-том белән сыйладылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса