Прокуратурада 9 Майга түләүләр бирү турында хәбәр итүче мошенниклар турында кисәттеләр
Мәскәү өлкәсе прокуратурасында өлкән яшьтәге кешеләрне Җиңү көненә түләүләр һәм бүләкләр бирү турында шалтыратып алдаучы аферистлар турында сөйләгәннәр. Бу хакта РИА Новости яза.
Ведомство мәгълүматларына караганда, мошенниклар «администрация»дән шалтырата һәм бәйрәм уңаеннан бүләк бирү яисә акча түләү турында хәбәр итә. Өлкән яшьтәге кешеләрне ышандырыр өчен, алар бүләкләү вакытын һәм көнен атый, ә аннары пенсионерларның паспорт мәгълүматларын, СНИЛСын, СМС аша килгән кодны һәм карта реквизитларын таләп итә. Бу мәгълүматлар ярдәмендә алар корбанның акчаларына хуҗа була һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталына керү мөмкинлегенә ирешә. Шулай ук алар пенсионер исеменә кредитлар рәсмиләштерә яки аның шәхси мәгълүматларын башка максатлар өчен куллана ала.
«Мошенниклар шалтыраткан очракта, трубканы куегыз һәм полициягә шалтыратыгыз», - дип киңәш иттеләр ведомствода.
