Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

“Нива”да тәүлегенә бер сыердан 18,3 килограмм сөт савыла

0

Зәй районында сөт җитештерү күрсәткечләре арта бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар  буенча, районда тәүлегенә  62 тонна сөт савыла. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 6 процентка артык. Тәүлегенә  бер сыердан савылган сөт уртача 14 килограмм тәшкил итә. Иң югары күрсәткеч - “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә: ул 18,3 килограмм. Бура-Киртә товарлыклы-сөтчелек комплексында исә бу күрсәткеч - 17,4 килограмм. Әхмәт товарлыклы-сөтчелек комплексында тәүлегенә бер сыердан - 15,3, Чыбыклыда 14,8 килограмм сөт савыла. Сөтнең майлылыгы - 3,8 процент. Сөт җитештерүдә район республика рейтингында  12нче урынны били.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса