Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Татарстанда 6 яшьлек кызлары үлү сәбәпле баш табиб гаиләсен тикшерәләр

0

Татарстанда кискен тын юлы авыруыннан соң 6 яшьлек кыз бала үлгән. Шунысы игътибарга лаек: Розалинаның әтисе Ютазы районы Урыссу хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкара.

Тикшерү органнары хәзер табибның гаиләсен тикшерә. Вафат булган кызның әти-әниләре медицина хезмәткәрләре: әтисе белгечлеге буенча балалар табибы, яңа туган балаларны реанимацияләү белән шөгыльләнә, әнисе – табиб-рентгенолог. Кызларының берничә көн дәвамында тән температурасы югары булса да, алар аны хастаханәгә салуны кирәк тапмаган. Әти кеше сүзләренә караганда, баланы хастаханәгә салырлык авыру билгеләре булмаган.

 

Ә берничә көннән баланың хәле начарланган. Район үзәк хастаханәсендә тикшергәннәр. Шуннан соң да өйдә дәваларга булганнар. 5 апрельгә каршы төндә хәл кискенләшкән. Баланы район үзәк хастаханәсе реанимациясенә илтергә булалар. Ә иртәнге якта Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Көндезге сәгать 11ләрдә баланың гомере өзелә, дип яза LifeNews.

 

Баланың үлеменә китергән беренчел фаразлар арасында кискен тын юлы авыртуы һәм нейротоксикоз сәбәпләре атала. Соңгы нәтиҗә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак.

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса