Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

КАРАБОДАЙ КОНВЕРТЫ

0

Кирәк:
* бер баш кәбестә;
* 0,5 кг гөмбә;
* бер баш суган;
* стакан ярым пешкән карабодай;
* 2 пешкән йомырка;
* майонез, каймак;
* яшелчә, тәмләткечләр, тоз, борыч.

Эш барышы:
Яфракларын аерыр өчен кәбестәне кайнап торган тозлы суда 10 минут пешеклибез.

Гөмбәне тоз-борыч салынган суда 10-15 минут кайнатабыз. Гөмбәне сөзеп алып, туралган суган белән табада кыздырабыз (суын әлегә алып куеп торабыз) һәм карабодай боткасы, ваклап туралган йомырка белән болгатабыз.

Яшел тәмләткечләр, 2 аш кашыгы майонез өстибез. Эчлекне кәбестә яфракларына конвертлап төрәбез. Табага соус агызабыз. «Конвертларны» әйләндереп кыздырганнан соң, капкач белән томалап куябыз һәм 20-25 минут салмак утта пешерәбез.

Соус:
* 1 стакан гөмбә пешерелгән шулпа;
* 150 г каймак;
* 2 аш кашыгы майонез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса