Картингчылар – көчле рухлылар
Зәй районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә, картинг клубында шөгыльләнүче 10 яшьтән 13 яшькәчә мәктәп укучылары арасында ЮХИДИ хезмәтенең 80 еллыгы уңаеннан җиденче шәһәркүләм узышлар оештырды. Ярышларга иң-иңнәр генә сайлап алынды. Узышлар барышын карарга, үҗәт малайларны котларга яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова да килде. Сез үзегезне тиздән булачак республика ярышларында да күрсәтергә тиеш, сезгә уңышлы стартлар, дип фатихасын бирде ул.
Старт бирелүгә картинг мәйданчыгы машиналар гөрелтесенә күмелде. Шәһәркүләм ярышларда чыгыш ясау хокукына җиде спортчы лаек булды: алар агымдагы елның иң оста йөртүчесе исеме өчен көрәште. Узышлар, гадәттә, яшь категорияләре буенча оештырылды.
Узышлар барышын яшүсмерләрнең ата-аналары, туганнары да кызыксынып карады. Нәтиҗәдә Аким Никифоров җиңүче булды. Кирил Лугинин – II, Нияз Әгъләмов III урын алды. Үз яшь төркемнәрендә Анжелика Васильева. Гордей Вакулов җиңүче булды. Алар июль ае ахырында Зәй данын республика картинг ярышларында яклаячак.
