“02” хәбәр итә
Район эчке эшләр бүлеге хәбәрләренә караганда, үткән атнада районда 4 урлау һәм бер кеше кыйнау очрагы теркәлгән.
“Юхмачы” терлекчелек комплексыннан билгесез кешеләр ике бозау урлап чыккан. Хәзер аларны эзлиләр. “Чуаш Кичүе” комплексыннан бер бозау урлаган каракның эзенә төшкәннәр инде. Хузангайда берәүнең йортыннан акча чәлдергән һәм шул ук авылдан шәхси автомашинаны куып киткән бәндәләрнең дә кемлеге ачыкланган. Хәзер тикшерү эшләре бара.
