Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Түбән Мактама янындагы күпбалалы гаиләләр өчен төзелүче микрорайонга исем эзлиләр

0

Урамнарга, предприятиеләргә, свкерларга, мәйданнарга исем һәм географик атамалар бирү буенча комиссия утырышында бүген әлеге мәсьәлә тикшерелде. 

Микрорайон Түбән Мактаманың төньяк-көнчыгышында урнашкан. Комиссия әгъзалары 4 вариант тәкъдим итте: “Мактаминка”, “Жемчужина”, “Чулпан”, “Черемушка”. Микрорайонның нинди исемгә лаек булуын депутатлар хәл итәчәк – бу мәсьәлә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының чираттагы сессиясендә күтәреләчәк.

Утырышта моңардан тыш яңа урамнарга 130 дан артык исем тәкъдим ителде. Алар арасында танылган якташларыбыз Харис Шәйхатдаров, Энҗе Мөэминова, Шамил Надыров, Галина Грицышина, Гаяз Сәрвазов, Борис Иванов һ.б. бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса