Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

ЧЫН ТАРИХ КАЛӘМ БЕЛӘН ЯЗЫЛА

0
ЧЫН ТАРИХ КАЛӘМ БЕЛӘН ЯЗЫЛА

Казанда төрки телле әдәби журналларның VII халыкара форумы булып узды. 4 көн дәвамында барган җыенны Татарстан матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы ТӨРКСОЙ халыкара мәдәният оешмасы белән берлектә уздырды.


Бәйләнешләр  ныгый бара

Дөньяның 14 иленнән килгән 29 әдәби журнал редакторлары,  мәшһүр язучылар катнашындагы форумны ТР Милли китапханәсе бинасында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин ачып җибәрде. “Язучы гомер бакый халыкның вөҗданы булып саналган. Шунысы хак: без бүген бөек милләтнең вәкилләре һәм аның җавап бирүчеләре. Тарихны кылыч белән язалар, дип тә әйтәләр. Әмма чын тарих ул хакыйкый сүз белән каләм тотып языла. Безнең тарихыбыз олы, әдәбиятебез зур. Хәл ителәсе мәсьәләләребез дә бардыр. Бу көннәрдә барысы турында да уртага салып сөйләшербез, бүгенге хәлебезне, киләчәккә барыр юлыбызны ачыкларга тырышырбыз”, - дип, җыенның юнәлешен билгеләде ул.

Казахстанның ТӨРКСОЙдагы вәкиле Малик Отарбаев ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы җитәкчесе Дусен Касейновның форумда катнашучыларга котлавын укып ирештерде. Анда төрки дөньяның мәдәни мирасы гаять бай булуы, форумның бик күп әдәби әсәрләр чыганагы булган Казанда уздырылуы  символик мәгънәгә ия икәнлеге искәртелгән, төрки телле әдәби журналлар халыкара форумының тугандаш халыкларны якынайтуда зур әһәмияте хакында әйтелгән иде.

Аннары форум кунакларын Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәргълу сәламләде. “Соңгы 10 елда төрки телдә басылган әдәби китапларны тарату системасы бик бозылган иде. Бу эшне җайга салу өчен төрки телле дәүләтләрнең язучылары, әдәби журнал редакторлары, журналистларының бергә җыелып киңәш-табыш итүе кирәк. Безгә үзара аралашу, әдәби журналларның  кардәш телләрдә язылган әсәрләрне дә дөньяга күрсәтүе сорала”, - диде ул. Якуб бәй шулай ук Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм  “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә бүләкләр тапшырды.

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов форумның Казанда узуы зур мәгънәгә ия булуын, Казанның быел төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителүен искә төшерде. Аннары агентлык җитәкчесе форумда катнашучыларны милли басмалар белән таныштырып үтте. “Республика хөкүмәте тарафыннан милли басмаларга зур игътибар бирелә. Әдәби журнал – гәзитләр бүгенге көндә халкыбыз тарихын, аның мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен барлау, саклап калу,  телебезне үстерү юнәлешендә зур эш алып бара”, - диде ул.  Ирек Миңнәхмәтов Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының һәрвакыт төрки илләр белән бәйләнештә эшләвен  искәртте. “Татарстанның “Яңа Гасыр” каналы Төркиянең ТРТ каналы белән килешү нигезендә хезмәттәшлек алып бара. Республика гаммәви мәгълүмат чаралары Төркиядә үткән форумнарда катнаша. Узган ел Искешәһәр каласында үткәрелгән китап күргәзмәсендә дә Татарстан басмалары тәкъдим ителде. Узган ел 11 татар журналисты республика базасында Төркиядә белем алып кайтты”, - диде Ирек Җәүдәт улы. Агентлык җитәкчесе форумда үзара мөнәсәбәтләрне  тагын да ныгыту, хезмәттәшлекне көчәйтү юнәлешендә нәтиҗәле сөйләшүләр алып барылуына өмет белдерде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан да көннең икенче яртысында берлек бинасында үткән утырышны ачып җибәргәндә игътибарны төрки дәүләтләр һәм республикалар белән бәйләнешләрнең ныгый баруына юнәлтте.  “СССР таралгач өзелгән элемтәләр яңара, ТӨРКСОЙ аралашуларны ешайтты,  бәйләнешләребез ныгый”, - диде ул. Берлек рәисе шулай ук ут күршеләребез Башкортстан, Чуашстан белән дә уртак чараларның еш узуын, семинарларда  үзара фикер алышуларны искә төшерде. “Чуаш шагыйре Юрий Семендер татар шагыйрьләренең әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итте. Татарстанда шулай ук кардәш халыклар әсәрләре даими тәрҗемә кылынып китап итеп бастырыла”, - диде ул.

Казан – иң матур шәһәрләрнең берсе

Республика көнендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент бинасының кече залында төрки телле әдәби журналлар  форумында катнашучылар белән очрашты. Анда шулай ук Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе кунакларга бу  көннең республикада бәйрәм буларак билгеләп үтелүен искәртте, 1990 елгы вакыйгаларны,  бу көнне  Татарстанның да дәүләт  мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителүен искә төшерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән төрки телле илләр арасындагы бәйләнешләрне ныгытуның аеруча мөһим булуын әйтте. “Без төрки  телле дәүләтләр белән хөкүмәтара, парламентара бәйләнешләр булдырдык. Казанда Төркия, Казахстан, Иран Ислам Республикасы кебек  илләрнең генераль консуллыклар ачылуы аеруча күңелле”, - диде ул.  Парламент җитәкчесе кунакларны Татарстанның милләтара мөнәсәбәтләрне тотрыклы итүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән сәясәте белән дә таныштырып үтте. “Республикада 177 милләт вәкиле яши. Республика җитәкчелеге халыкларның тыныч һәм үзара килешеп яшәвен кайгырта”, - диде ул.

Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб бәй Өмәргълу үзенең  җавап чыгышында форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын искәртте. Татарстан җитәкчелегенә, аеруча Президент Рөстәм Миңнехановка, “Татмедиа” агентлыгына рәхмәт белдерде. “Казан җыенында катнашучыларны Татарстан башкаласында күргәннәре аеруча тәэсирләндерде. Алар Казанга килгәндә шундый гүзәл шәһәр күрербез дип көтмәгән иде. Казан матурлыгы буенча дөньяның эре шәһәрләре белән ярыша ала. Татарстан башкаласының быел төрки дөньяның мәдәни мәркәзе итеп билгеләнүе тикмәгә генә түгел. Ул гомер-бакый төрки телле халыкларның мәдәни үзәге булды һәм шулай булып кала”, - диде ул.   Фәрит Мөхәммәтшин очрашу ахырында Якуб Өмәргълуга Татарстан турында затлы басма бүләк итте.

Безгә  берегергә кирәк

Милли китапханәдә һәм Язучылар берлеге бинасында үткән утырышларда күп журнал редакторлары, язучылар чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар барысы да  алга таба элемтәләрне тагын да ныгытып,  төрле милләт язучыларының әсәрләрен әдәби журналларда бастыру кирәклеге турында әйтте. Бу төрки телле дәүләтләр һәм республикаларның әдәбият әһелләрен  белеп, аларның әсәрләре белән танышып барырга мөмкинлек бирер иде. Әйтик, Кырымда нәшер ителүче “Йолдыз” журналы баш редакторы Диләвер Осман, “Агыйдел” журналы баш редакторы Әмир Әминев,  “Әзәрбәйҗан” журналы баш редакторы Интикам Касыймзадә үз чыгышларында шушы мәсьәләгә аеруча киң тукталды. “Безгә үз казаныбызда гына кайнарга ярамый. Журналларыбызда уртак проектлар булдыру кирәк. Басманың берәр санын башка халыклар әдәбиятенә багышлау мәслихәт. Иң яхшы әсәрләребез башка телләргә тәрҗемә ителергә тиеш, шунда без үзебезне үзебез танырбыз, халкыбызны да таныта алырбыз”, - дип белдерде Диләвер Осман. Ул бу  җәһәттән Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб бәй Өмәргълуның гаять зур эш башкарганын да билгеләп үтте.  “Без әдипләр, мөхәррирләр бер-беребез белән аралашып яшәргә, иң уңышлы әсәрләрне төрки дөньяга таратырга үзара ярдәм итешергә тиешбез”, диде Интикам әфәнде Касыймзадә. “Глобальләшү заманында төрки халыкларга әдәби  берегү дә кирәк. Һәркемгә мәгълүм, хәзерге дөнья белән идарә итүчеләр төрки дөньяның берләшүен күздә тотмый”, - диде язучы Ркаил Зәйдулла.

Журналларның күбесе төрки телле халыкларның әдәбият үрнәкләрен бастыру эшен башлап та җибәргән. Без моны “Казан утлары” журналының август ае санында да күрәбез. “Игътибар итсәгез, анда әлеге бердәмлек,  аркадашлыкның күркәм мисаллары күренеп тора. Кыргыз, якут, башкорт  халыкларының үлемсез дастаннарыннан өзекләр, кардәш әдәбиятләренең поэзия, проза, эссе жанрында бүгенге үрнәкләре,  татар, кыргыз әдәбиятләренең бөек язучылары Ч.Айтматов һәм А.Гыйләҗев иҗатларындагы бәйләнешләр киң яктыртыла”, - дип белдерде журналның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов.

Билгеле, үзара аралашып яшәү, әдәби журналларда тәрҗемә әсәрләрен  бастыру өчен  тел белгечләре, башкача әйтсәк,  тылмачлар кирәк. Форумда бу мәсьәләгә дә шактый урын бирелде.  Үзбәкстанның “Гулистан” журналы баш мөхәррире Таһир Каһһар тәрҗемәчеләр әзерләү мәсьәләсенә игътибар җитмәвен, югары уку йортларында бу төр белгечлек буенча факультетларның аз булуын әйтте. Илфак Ибраһимов әлеге фикерне  дәвам итеп, соңгы 20 елда әдәби тәрҗемәнең үз агымына куелуын искәртте.  “Әдәби тәрҗемәгә дәүләт заказлары билгеләү һәм Русиядә, һәм Татарстанда бөтенләй онытылды. Әдәби тәрҗемәләр әдипләребез, шагыйрьләребезнең үзара аралашу,  үзара хезмәттәшлеге булып калды. Безгә һичшиксез әдәби тәрҗемәне  өр-яңадан җанландыру кирәк”, - диде “Казан утлары” журналының баш мөхәррире.

Форумда әдәби журнал мөхәррирләрен тагын бер мәсьәлә  - тиражларның кимүе нык борчуы  аңлашылды. Соңгы берничә дистә елда барлык әдәби басмаларның да тиражлары бик нык – 5-6, хәтта 7-8 тапкыр кимегән. Әйтик, совет чорында 70 мең тираж белән дөнья күргән “Әзәрбәйҗан” журналы 1 мең данә    булып чыгып килә икән.   Казахстанның “Җулдуз” журналының баш мөхәррире Улыгбәк Есдәүләт совет елларында басманың тиражы 170 меңгә җитүен, хәзер 5500 данә булып дөнья күрүен әйтте. “Хәзер Казахстанда 40 исемдә журнал чыгып килә. Телевидение, Интернет та укучыларның кимүенә китерде. Аннары тиражларның азаюы дөнья күләмендә бара торган юнәлеш. Русиядәге әдәби журналларга гына игътибар итегез. “Юность”, “Новый мир” кебек басмалар бик аз данәдә басыла”, - дип сөйләде Улыгбәк әфәнде Есдәүләт. Гагаузиянең “Ана-Созу” гәзите  баш мөхәррире Тодур Занетны исә халыкның ана телен оныта баруы, тел, милли мәдәният,  гореф-гадәтләр белән кызыксынучыларның нык кимүе  борчый.  “Югары даирәләрдә милли мәсьәләгә игътибар бирелми, финанс ярдәме күрсәтелми”, - диде ул.

Форумда әдәби журнал мөхәррирләре шулай ук басмаларның яшь язучыларга игътибарны көчәйтергә тиешлеген дә искәртте. “Журналларыбызда яшь язучылар каләм ныгытсын, аларга ярдәм итәргә тиешбез”, - диде  "Төркиянең кардәш каләмнәр” журналы мөхәррире Али Акбаш. “Бу мәсьәлә бездә аеруча кискен тора. Язучыларыбызның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр”, - дип белдерде Диләвер Осман. “Хәзерге вакытта төрки әдәбиятләр дип бүленүебез үз язмышыбызга үзебез хуҗа булмаудан килми микән? Урта гасырларда “төрки әдәбият” дигән төшенчә генә булган.  Күптән түгел Төркиядә “Төрки әдәбиятләр антологиясе" чыккан иде. Анда кайбер әдәбиятләрнең тарихын хәтта ХХ гасырга кадәр бер үк авторлар, бер үк әсәрләр тәшкил итә”, - дип, язучы Ркаил Зәйдулла форумда катнашучыларның игътибарын берләшүгә юнәлтте.

Ауразия язучылар берлеге рәисе Якуб Өмәргълу тәкъдим иткән “Кардәшләр” уртак сайтының максаты да нәкъ менә әдәби журналларны туплап, әдәбиятчеләребезне берләштерү төрки телдә басылган әсәрләрне дөньяга тарату. “Бер шигырь, бер хикәя барлык телләргә тәрҗемә ителеп басылачак. Укучы әсәр белән нинди телдә танышырга теләсә, шул телдә укый алачак”, - дип сөйләде Якуб бәй.

Билгеле, әдипләргә, журнал мөхәррирләренә галимнәр сүзен ишетү һәрвакыт кирәк. Бу уңайдан КФУ профессоры Хатыйп ага Миңнегуловның төрки әдәбиятләрнең багланышлары турындагы чыгышы гаять кызыклы булды. Кыскасы,  форум эшлекле булуы белән истә калды. Һәм ул төрки телләрдә иҗат итүче әдипләрнең азмы-күпме дәрәҗәдә берегеп, аралашып яшәвендә дә чагылыш табар, иншалла.

Сөембикә КАШАПОВА.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



АНДРЕЙ БЕЛОУСОВ И "СВЯТОЙ ЛЕНИН" ОТКЛЮЧАЮТ НАСТОЯЩИХ ПИРАТОВ?!

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки


11 страшно ядовитых растений, о которых необходимо знать каждому

Жители Таганрога помогут сделать родной город чище

Задачка с диагнозом в ответе: предложен новый метод диагностики Альцгеймера, точность — 78%

Продолжая добрые традиции: отель Yalta Intourist подарил праздник воспитанникам подшефного центра


Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener

‘I’ll have to talk to my agent’ says Harry Kane as England star offered transfer from Bayern during press conference

Commentator’s curse strikes immediately as LIV golf hothead Tyrrell Hatton swears live on TV after losing it at the WIND

Rashan Gary Showed No Concern When Asked About Caleb Williams


Заместитель Московско-Курского транспортного прокурора в рамках работы мобильной приемной провела личный прием граждан на Курском вокзале г. Москвы

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали гражданина, объявленного в федеральный розыск

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве


Model viewer forensics reveal that Elden Ring: Shadow of the Erdtree's Dancing Lion boss is actually two little guys piloting it around

The latest friendship-ruining co-op game on Steam is a punishing platformer where you're chained to your pals, and it's about to crack 100,000 concurrent players

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning

Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Как выбрать лучший строительный субподряд

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

TheGirl Russia подвели итоги конкурса-премии «Будь theGirl!»

Преимущества карты строек жилых и промышленных объектов в России




В МВД сообщили, что Колокольцев проведет переговоры с замгенсека ООН в США

Преимущества карты строек жилых и промышленных объектов в России

США выразили некую обеспокоенность из-за контактов Индии с РФ

Захарова: договор между РФ и КНДР не направлен против третьих стран


Дорожная обстановка в Подмосковье вечером в среду составляет 7 баллов

Два сквера и территорию благоустроют у водохранилища в Волоколамске

Одна не вышла на работу, другая сбежала во Францию. Куда пропадают генеральши из Минобороны

Энтомолог Марьинский рассказал, могут ли комары кусать чаще из-за группы крови


Рейтинг WTA. Калинская дебютировала в топ-20

Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне

Появились новости о здоровье Елены Рыбакиной перед турниром в Англии

Дарья Касаткина с уверенной победы стартовала на травяном турнире в Истбурне


Главарь Таганской ОПГ Рабинович умер в СИЗО, не дожив до суда

Любви не бывает? Или без любви ничего не бывает?

Лидер коммунистов принимает поздравления с 80-летием. Репортаж телеканала «Россия 1»

Несовершеннолетняя девушка-зацепер погибла от удара током в Подмосковье


Музыкальные новости

Замок Пугачевой в деревне Грязь оценили в 11 млн рублей

Певец Шарлот анонсировал из СИЗО гастрольный тур на июль

Оркестр Северского соединения Росгвардии признан лучшим в Сибирском округе

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»



Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Преимущества карты строек жилых и промышленных объектов в России

Как выбрать лучший строительный субподряд


«Мы можем захватить любую страну». Стоит ли России бояться голода у соседей

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве

Что МОК, то и сделал. Фетисов рассказал, когда Россия вернётся на Игры

Сергей Собянин. Главное за день


В Москве пройдет 19-я выставка «Интеравто»

В Бузулуке возбудили уголовное дело по ДТП с погибшим ребёнком

Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток

Три грузовика столкнулись на Киевском шоссе


"Хинди Руси бхай бхай": Россия и Индия готовят Западу "большой привет"

Россия получит доступ к военным базам и аэродромам Индии, что создаст угрозу США

Андрей Воробьев отметил важность возвращения иконы Рублева в лавру

Замглавы МИД России и посол Южной Кореи обсудили визит Путина в КНДР


Около 1,3 тысячи случаев заражения COVID-19 выявили в столице за неделю

Около 1,3 тыс. случаев коронавируса выявили в Москве за неделю




Бизнес с зубами: Росздравнадзор одобрил томский материал для коронок

Инфекционист Никифоров предупредил о нарушении зрения в течение 2-3 месяцев после перенесенного ботулизма

Балашихинская больница стала лучшей в регионе по направлению трансфузиологии

Стоматолог Татьяна Сумцова: когда стоит задуматься об установке брекетов


"Запад до последнего будет закрывать глаза на зверства режима Зеленского": Мария Захарова ответила Киеву после атаки на Севастополь


Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве

В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

«Объединяем Россию!». Как столица отметит День молодёжи


«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение

Китай может построить в Минске еще один знаковый объект



Мэр: 29 и 30 июня в Москве пройдет масштабное празднование Дня молодежи

Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве

Сергей Собянин: Внедряем принципы цифровой клиники

Собянин: Уровень безработицы в Москве будет снижен до 1,2 процента к 2030 году


Математики СФТУ разработали методику борьбы с ураганами

Эксперт Ганьшин: вместе с температурой в Москве растет и количество осадков

Землевладельцев Щелкова предостерегли от нарушений правил обращения с отходами

Экологи «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» показали высокий профессионализм на Всероссийском конкурсе


В Московском регионе свыше 11,3 тыс. неработающих родителей получают пособие по уходу за ребенком до 1,5 лет

Sunlight открыл сбор заявок на размещение цифровых финансовых активов

Суд заочно арестовал бывшего топ-менеджера ГАЗа Эберхардсона

Пруд на границе микрорайонов Перловка и Тайнинка очистят в Мытищах


В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Архангелогородцев приглашают на субботник в рамках Всероссийской акции «Вода России»

Спортсмены из Архангельской области взяли серебро и бронзу на чемпионате России по пулевой стрельбе

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70


Агент СБУ засел в МВД Крыма: Источник сообщил о поимке майора-шпиона

В Симферополе пройдут антитеррористические учения

Семья из Симферополя отправилась в колонию за мошенничество

В Симферополе предупредили об антитеррористических учениях


Делегация чердаклинской школы № 2 стала победителем детского всероссийского конкурса

Российские ветераны о создании идеологии: наша высшая цель — человечность

Суд в Москве заочно арестовал экс-ведущую «России-1» Фариду Курбангалееву*

Энтомолог Марьинский рассказал, могут ли комары кусать чаще из-за группы крови












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже






Несовершеннолетняя девушка-зацепер погибла от удара током в Подмосковье

Российские ветераны о создании идеологии: наша высшая цель — человечность

Два сквера и территорию благоустроют у водохранилища в Волоколамске

Введено важное новшество, о котором обязан знать каждый водитель автомобиля