Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Әлмәттә бер ир-ат 11 кешене пропискага керткән

0

22 сеннән 31 августка кадәр “Легаль булмаган мигрант” операциясе барган иде. Аның барышында полиция хезмәткәрләре шәһәрдә һәм райондагы чит ил гражданнарын һәм аларның хезмәтләреннән файдаланучы эш бирүчеләрне тикшерде. 

Республика буенча 536 эш бирүче һәм 1809  тору урыны тикшерелгән.  Полиция бу чорда законсыз миграцияне оештыру очрашы буенча алты җинаять ачыклаган. Алар буенча җинаять эше кузгатылган. Әлмәттә дә мондый очраклар күзәтелгән. ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Шевченко урамында яшәүче 36 яшьлек бер ир-ат фатирына 11 чит ил гражданын теркәгән.
Илебезгә килү һәм яшәү режимын бозган өчен 870 чит ил гражданы җаваплылыкка тартылган. Шулай ук чит ил кешеләрен эшкә җәлеп итү кагыйдәләрен бозган өчен 41 җитәкче җәзага тартылган. Миграция закончалыгын бозучыларга барлыгы 2 миллион сум тирәсе штраф салынган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса