Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Энҗе бөртегенә тиң

0
Әхмәт авылында яшәүче Гөлназ Вәлиуллина Казанда инвалид хатын-кызлар арасында үткән матурлык конкурсында катнашты һәм дүртенче призлы урынны алды.
Гөлназ турында узган елның декабрь аенда без газетада язып чыккан идек. Әлеге мәкалә дөнья күргәннән соң кызның ихтыяр көченә, зиһенлелегенә, булдыклылыгына соклануларын белдерүчеләр күп булды. Сокланмаслык та түгел бит. Типсә тимер өзәрдәй бериш ир-атлар да эш таба алмыйбыз дип өйдә ятканда, мөмкинлекләре чикләнгән япь-яшь кыз бала терлекчелек комплексында эшләп йөри. Әле бит гаять җаваплы ике вазыйфаны алып  бара,  хезмәте гел компьютер белән бәйле. Ә дистанцион ысул белән институт тәмамлаган Гөлназ компьютерны инде биш бармагы кебек белә. Никадәр операцияләр кичергән, зур тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында гына аякка баскан кыз проблемаларын, сызлануларын беркайчан да кешегә күрсәтми. Ул һәрвакыт көләч йөзле, мөлаем, тормышның һәр мизгеленә шатлана белә, киңәше беләнме, эше  беләнме бүтәннәргә ярдәм итәргә ашкынып тора.
Иртәдән кичкә кадәр эштә булса да, Гөлназ китаплар укырга да, шигырьләр язарга да, дуслары белән аралашырга да өлгерә. Ул үз эченә бикләнеп ята торганнардан түгел, күбрәк белергә, төрле җирләрдә булырга омтыла, дуслары да бик күп. 
Хәйрия эшчәнлеге  мәсьәләләре буенча республика советы башлангычы астында "Татарстанның энҗе бөртеге" дигән бәйге үткәрелүе хакында да интернетта утырганда очраклы гына белеп ала ул. Һәм бәхетен сынап карарга уйлый. Берничә тур аша узып, бәйгенең финалына барып җитә.
Матурлык конкурсының финалы 5 сентябрьдә узды. Анда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 19-36 яшьләрдәге 17 гүзәл катнашты. Бәйге алдыннан алар берничә көн Боровое Матюшино шифаханәсендә булалар, конкурска әзерләнәләр, репетицияләр ясыйлар. Кызларның һәркайсына индивидуаль заказ буенча бик матур күлмәкләр тегелә. Визажистлар макияж, прическалар ясыйлар.
 
 
Конкурс сәхнәсенә кызларны коляскалары белән грек стилендә киенгән егетләр алып чыга. Гөлназ бәйгене ачып җибәрүчеләрнең берсе була. Әхмәт мәдәният йортындагы бию төркеменә йөрүче кызлар белән бергә башкарган музыкаль номерлары да бик матур килеп чыга.
Ахырдан, бәйгегә нәтиҗә ясаганда, оештыручылар Гөлназ Вәлиуллинаны аерым да билгеләп үтәләр, ул конкурска әзерләнгәндә төрле кызыклы тәкъдимнәре белән безгә бик ярдәм итте, диләр. Аны ТНВ каналының "Хәбәрләр" тапшыруында да күрсәттеләр.
Гөлназ  бәйгедән бик күп бүләкләр белән кайткан. Ул бу чарада катнашуына, призлы урынга лаек булуына бик шат.
–Офыкларым тагын да киңәеп киткәндәй булды. Шундый күп яңа дуслар таптым, гел хәбәрләшеп торабыз, киләсе атнада Казанга кабат җыелышып очрашырга уйлыйбыз,– ди ул.
Үзе өчен барын да эшләргә әзер булган әти-әнисенә, бәйгегә әзерләнергә һәм катнашырга ярдәм итүчеләргә ул бик рәхмәтле.
–Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә апа Гайфуллина минем уңышлы чыгыш ясавым өчен бик тырышты. Авылыбызның биюче кызларына да рәхмәт кенә,–ди.
Әйе, матурлык конкурсында иң гүзәлләрнең берсе булып танылуга бик лаек Гөлназ. Ә иң әһәмиятлесе– аның тышкы кыяфәте генә түгел, күңеле, эчке дөньясы да гүзәл. Аның зур кара күзләреннән якты нур бөркелеп тора, аның янында булу, аның белән аралашу җанга рәхәтлек, җиңеллек бирә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса