Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Әлмәттә узган атнада агуланып 4 кеше үлгән

0

Узган атнада республикада ОРВИ белән авыруның 8333 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны аннан алдагы атна белән чагыштырганда 37,8 процентка арткан.

Ә менә эчәк авырулары кими төшкән. Аның белән 381 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

 ВИЧ-инфекция буенча Роспотребнадзор исемлегендә бу юлы да әлмәтлеләр бар. Узган атнада шундый бер очрак теркәлгән.

Агуланулар буенча Әлмәт икенче урынын югалтмый. Республика буенча теркәлгән 55 химик этиология агулануының 9 ы нефтьчеләр башкаласына туры килә. Алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләр белән республикада 24 кеше агуланган, шуның 4 есе әлмәтлеләр. 3 якташыбызның гомере шул рәвешчә өзелгән. Ә бер кеше углерод окисе белән агуланып үлгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса