Мөмкинлекләр җитәрлек – укы гына
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалына быел 33 егет һәм 7 кыз укырга керде.
Егетләр һәм кызлар тракторчы-машинист һәм пешекче–кондитер профессияләрен үзләштерәләр. Биредә хәзер барысы 138 укучы белем ала. Аларны 7 укытучы һәм шул кадәр үк производствога өйрәтү остасы укыта. Уку йортында белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Уку кабинетлары заманча җиһазланган, ашханәдә 3 тапкыр бушлай туклану оештырылган, тулай торак та бар. Шуңа өстәп 341 сум степендиясе дә ярап куя.
