Әлкилеләр имин, матур тормыш өчен тавыш бирә
Бүген республикабызда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлана.
Иртәнге сәгать 7дә районыбыздагы барлык 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Авылда халык иртә тора бит. Сайлауга да авыл кешеләре иртәнге сәгатьләрдә йөрергә гадәтләнгән. Республика Дәүләт Советы депутатларын сайлауда да райондашларыбыз зур активлык күрсәтә. Сәгать 11гә райондагы барлык сайлаучыларның 62,93 проценты тавыш бирде инде.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасына ураншкан 719нчы Базарлы Матак сайлау участогында да иртәдән зур җанлылык хөкем сөрә. Халык сайлауга бөтен гаиләләре, балалары белән килә. Кешеләрнең күңелләре күтәренке, бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар.
Дәртле музыка яңгырап торган гимназия бинасында участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәркемне көләч йөз белән каршы алалар. Фойеда чәй өстәлләре әзерләнгән. Самовар кайнап, кайнар коймак пешеп тора. Шунда ук балалар концерт комерлары күрсәтә.
Гимназиянең актлар залында урын алган сайлау участогында иркен, якты, уңайлы. Зал уртасында үтә-күренмәле урна, күп кабиналар урнаштырылган.
–Халык бик актив. Сәгать 11гә 635 сайлаучыбыз тавыш бирде инде. Бу безнең участоктагы барлык сайлаучыларның 52 проценты,–ди участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева.–Иң беренче булып тавыш биргән Тәлгать Гайфуллинга (ул МЧС хезмәткәре) бүләк тә тапшырдык. Быел беренче мәртәбә сайлауда катнашучы яшьләребезгә дә бүләкләребез әзер.
Әнә бәйрәмчә киенгән Рафаэль һәм Нурсөя Хәйруллиннар парлап сайлау участогына килеп керде.
–Көн дә матур, кәефләр дә әйбәт бүген. Иң изге теләкләр белән тавыш бирәбез. Тормышларыбыз тагын да яхшырсын. Ин мөһиме – сугышлар булмасын,–диделәр алар бюллетеньнәрен урнага төшергәндә.
Һәр сайлаучының теләге шундый.
