Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Әлмәттә җылыту сезонын киләсе атнадан башлау планлаштырыла

0

Бүгеннән башлап Яр Чаллы һәм Казанда җылыту сезоны башлана. Җылылык иң беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, шифаханәләргә җибәрелә. Әлмәттә җылыту сезоны кайчан башланыр?

Бу сорауны без “АПТС”ААҖ җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Мәрдановка бирдек.

– Безнең предприятие җылыту сезонына әзер. Котельныйларны ягып карый  карый башладык инде. Җылыту сезоны гадәттә һава температурасы биш тәүлек буена сигез һәм аннан түбән градуста торгач башлана. Күргәнебезчә, әлегә температура алай түгел.  Шулай да без төнлә салкын булуын искә алып, 22 сентябрьләрдә җылыту сезонын башлап җибәрергә планлаштырабыз. Җылылык беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, медицина учреждениеләренә җибәреләчәк, – диде ул.   




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса