Зәй үзешчәннәре янә “Аулак өй” тапшыруында
Зәйлеләр – җыр-моңга, йола-гадәтләрне яңартуга хирыс халык. Талантлар район гына түгел, үзләрен республикада да танытып килә. Узган яз Имәнлебашның “Җәүһәр” татар фольклор коллективы “Аулак өй” телевизион тапшыруында чыгыш ясаган иде. Бу көннәрдә исә Югары Шепкә үзешчәннәре әлеге телевизион тапшыруында булып кайтты. Шул рәвешле югарышепкәлеләр тамашасын ноябрь ае башында зәңгәр экраннардан күрә алачакбыз.
