Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Синең өең – төрмә

0
Шартлы рәвештә хөкем ителү– ул, билгеле, төзәтү колониясе түгел инде. Монда чәнечкеле тимерчыбыклар да, автоматлы часовойлар да, кырыс көн тәртибе дә юк, конвой этләре дә өреп тормый.
 
Шартлы хөкем ителүче өчен иң мөһиме – ул иректә кала, гаиләсе белән элемтәсен җуймый, эшләвен дәвам итә, үзенең төзәлүен исбатларга да мөмкинлеге бар. Бары тик үзеңнең ялгышыңны танырга, кабат җинаять юлына басмаска һәм суд йөкләгән бурычларны сынау срогы дәвамында төгәл үтәргә генә кирәк. 
Әмма, ни аяныч, шартлы хөкем ителгәннәрнең кайберләре хәзер аларга бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә, ничек теләсәләр шулай эшли алалар дип уйлыйлар. Күптән түгел генә әле хөкем эскәмиясендә утырганнарын, хәвефләнеп судья  вердиктын көткәннәрен бик тиз оныталар. 
Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Г. 2012 елның июлендә көчләү өчен хөкем ителгән иде. Суд аңа өч ел сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Иректә калуыңа, төзәлергә шанс бирелүгә сөенергә генә инде, югыйсә. Суд билгеләгән бурычларны үтәү дә һич катлаулы түгел. Әмма бериш бәндәләр суд карарын тиз оныталар. Хөкем ителгән Г. да җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контроле астында тора башлавының беренче айларыннан ук үзенә куелган таләпләрне бозарга кереште. Ул  билгеләнгән көннәрдә инспекциягә теркәлергә килмәде, контрольдән качты, исерек килеш җәмәгать урыннарында йөрде. Болар өчен ул берничә мәртәбә административ җаваплылыкка тартылды.
Спиртлы эчемлекләргә хирыслыгы Г.ның алдагы язмышын билгеләде дә. Инспекция хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмәләр дә үткәреп карадылар, шартлы хөкем карарының үзгәртелергә дә мөмкин булуы хакында кисәттеләр. Әмма Г. кылганнарыннан сабак алырга, төзәлергә уйламады да, баш ташлап эчүен дәвам итте. Нәтиҗәдә 2013 елның маенда инспекция тәкъдиме буенча узган суд утырышында аңа билгеләнгән сынау срогы тагын бер айга озайтылды һәм өстәмә бурычлар билгеләнде. Ләкин, күрәсең, бу вердикт та Г.ны уйланырга, тиешле нәтиҗәләр чыгарырга мәҗбүр итә алмады. Ул шартлы хөкем тәртибен бозуын дәвам итте.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе судка шартлы хөкем карарын иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында күрсәтнамә белән мөрәҗәгать итте. Бу елның 19 июнендә суд әлеге тәкъдимне канәгатьләндерде. Алдагы өч елны Г. гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Тимер рәшәткә артында утырганда ул бәлки үзенең тормышы, гомеренең иң матур елларын әрәмгә уздыруы, кешеләргә күпме начарлык эшләве хакында уйланыр, үзе өчен нәтиҗәләр ясар.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса