Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

ТР Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Разиф Кәримов билгеләнде

0

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре белән Зәйдә булып, район Советының чираттан тыш  утырышында катнашты. Премьер-министр башта “Зәй шикәре” ААҖ дә яңа уңыштан шикәр кайнату эше барышы белән танышты. Бүгенге көнгә завод 187957 тонна татлы тамыр кабул итте, 107673 тонна чимал эшкәртте, 13122 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Илдар Халиков предприятиедә эш барышыннан канәгать калды.

Район Советы утырышында исә оештыру мәсьәләләре каралды. Район башлыгы Татьяна Воропаева Татарстан Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясе исемлеге буенча депутат булып сайлану сәбәпле, район Советы рәисе, район башлыгы вәкаләтләрен салды.

Татьяна Воропаева район хакимияте системасында 12 хезмәт куйды, шуның соңгы биш елы район башлыгы сыйфатында. Ул җитәкчелек иткән дәвердә районда күп кенә уңай үзгәрешләр булды, социаль-икътисади үсеш күзәтелде, зәйлеләрнең яшәеш шартлары яхшырды.

- Татьяна Васильевна, район үсеше өчен зур тырышлык куйды. Аның эш нәтиҗәсе халык күз алдында. Зәйнең алты ел рәттән Россиядә иң төзек шәһәрләрнең берсе булып торуы гына да моны раслый. Предприятие-оешмаларның җитештерү куәте артты, ел саен  шәһәр һәм авылларда  социаль-көнкүреш объектлары сафка басты, зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Зәй республикада үзенчәлекле  муниципаль  программалары белән танылды. Татьяна Воропаева көчле оештыру сәләтенә ия, эшен һәрвакыт зур җаваплылык белән башкарды,-диде Илдар Халиков. Ул Татьяна Васильевнага “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне  үстерүдәге казанышлары өчен” медален тапшырды. Ә зәйлеләр аңа хөрмәт йөзеннән, районның Почетлы гражданины исемен бирде.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариевның вазыйфаларыннан азат итүне сораган гаризасы канәгатьләндерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары моңа кадәр Казан сөт комбинатын җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Разиф Гали улы Кәримовка йөкләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса