Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

8 яшьлек бала ашлама капчыгы астында калып үлгән

0

Вакыйга Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында “Татагролизинг” агрофирмасында була. Малай якынча бер тонналы ашлама капчыгы астында кала. Баланың үлемен абзыйсы кичерә алмый, шул ук көнне ул да җан бирә.

Ир-атны һәм малайны бүген җирләгәннәр. Әлеге гаиләне белүчеләр сүзләренә караганда, малай тиктормас, әмма бик яхшы булган. Бу көнне ул агрофирмага дусты белән бара. Алар күршеләренең сыерын алып кайту өчен көтү кайтканын сагалап торалар. Вакытны уздыру өчен малайлар ашлама капчыклары өемендә уйный. Капчыкларның озынлыгы 3 метр чамасы булган.

Уен белән мавыккан малайлар капчыкның шуып төшүен абайламый кала һәм санаулы секундлар эчендә аларның берсе өстенә килеп төшә. Дусты ярдәмгә өлкәннәрне чакырырга йөгерә, әмма алар килеп җиткәнче бала сулышы кысылудан үлә. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылмаган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса