“Зәй шикәре” чөгендере куандыра
Зәй басу-кырларыннан 2940 гектарда 104076 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу барлык басуның 34 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 354 центнер тәшкил итә. Иң күп чөгендер уңышы “Зәй шикәре” агрофирмасында. Биредә уңыш гектарыннан 482 центнер тәшкил итә, “Зәй”дә ул – 439, “Восток”та 236 центнер. Татлы тамыр алу белән бергә, кукуруздан силос салу һәм туфрак эшкәртү эше дә дәвам итә. Район буенча барлыгы 40100 гектар мәйданда туфрак эшкәртелде.
