Сак булыгыз: вируслы А гепатиты баш калкыта
Республикада агымдагы елның җиде ае эчендә вируслы А гепатитының 177 очрагы теркәлгән.
Ул 100 мең кешегә 4,54 очрак туры килә, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда вируслы А гепатиты 16,9 процентка арткан. А гепатиты кискен йогышлы авыру, бавырны зарарлый, сары авыруы китереп чыгара. Вирус кешедән кешегә йога. Инкубацион чоры 14 көннән 35 көнгә кадәр. Табиблар вирусны йоктырмас өчен гигиена таләпләрен төгәл үтәргә чакыра.
