Корал белән уяу бул
Эчке эшләр органнары халыктан законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрне билгеле бер түләү бәрабәренә кабул итүне дәвам итә. Республика Хөкүмәтенең махсус карары нигезендә, коралны ирекле төстә тапшыручыларга зур күләмдә акчалата бүләкләү билгеләнә.
Хәзер сырлы көпшәле корал тапшырган өчен 3 мең сумга кадәр, шома көпшәле утлы корал, гранаталар тапшырган өчен – 1500 сумга кадәр, обрезлар, кулдан ясалган утлы корал өчен – 1000 сумга кадәр, шартлаткыч матдәләр, шартлату чаралары өчен – 2000 сумга кадәр (әмма базар бәясеннән югарырак түгел), газ, пневматик һәм травматик корал өчен – 500 сумга кадәр, сырлы көпшәле коралга сугыш кирәк-яраклары өчен 20 сумга кадәр түләү карала.
Законсыз саклана торган корал турында хокук саклау органнарына дөрес мәгълүмат җиткергән өчен югарыда аталган суммаларның 50 проценты күләмендә акчалата бүләк бирелә. Үзләрендә законсыз сакланган коралны ирекле төстә тапшыручылар җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Ә инде кешедә законсыз корал саклануы ачыкланса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел бер әлкилегә карата коралны законсыз алган һәм саклаган өчен җинаять эше кузгатылды.
Эчке эшләр органнарында корал саклауга һәм аны йөртүгә рөхсәт алган кешеләргә һәм юридик затларга гына коралны үзләрендә тоту рөхсәт ителә. Һәм алар билгеләнгән таләп-кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлылар. Аерым алганда, корал һәм патроннар кешенең яшәү урынында аларның сакланышын, хәвефсезлеген тәэмин итәрлек шартларда булырга тиеш. Корал читләр кулына эләгерлек булмасын. Аны йозак белән бикләнә торган сейфларда яисә металл шкафларда, бик чыдам материалдан эшләнгән әрҗәләрдә я булмаса калай белән тышланган агач әрҗәләрдә саклау зарур.
Гражданнарга коралны эчке эшләр органнары тарафыннан рөхсәт бирелгән урыннарда гына – ау вакытында, спорт чаралары, тренировка һәм өйрәнү атышлары үткәргәндә генә йөртергә мөмкин.
Озын көпшәле утлы коралны үзең белән йөрткәндә аның махсус чехолда, корылмаган хәлдә булуы мәҗбүри.
