Зәйдә Өлкәннәр көне уңаеннан чаралар башланды (фоторепортаж)
Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ел да Өлкәннәр көне уңаеннан төрле сәбәпләр аркасында оешма-предприятиеләре ябылган пенсионерларны бер табынга җыеп, алар өчен күңел ачу чарасы оештырыла. Бүген үзәктә шундый пенсионерлар өчен очрашу уздырылды. Анда район башкарма комитеты вазифаларын башкаручы Разиф Кәримов катнашып, өлкәннәргә изге теләкләрен юллады. Алар чәй табыны артында аралашты, күңел ачты.
