БМО Кырымтатар мәҗлесен тыюны бетерергә таләп иткән карар кабул итте
19 декабрь БМОның гомум мәҗлесе Кырымда кеше хокукларын, кырымтатар һәм украин теллерендә укытуны яклап резолюция кабул итте.
19 декабрь БМОның гомум мәҗлесе Кырымда кеше хокукларын, кырымтатар һәм украин теллерендә укытуны яклап резолюция кабул итте.
"Эхо Москвы в Уфе" радиосында "Татарча сөйләшәбез" дип аталган бер минутлык яңа рубрика чыга башлады. Һәр көнне әлеге рубрикада нинди дә булса бер хәбәр татар һәм урыс телләрендә укыла.
19 декабрь Русия мөфтиләр шурасының V корылтае узды. Анда Равил хәзрәт Гайнетдин бертавыштан шура рәисе итеп сайланды.
Активистлар Русиядә телләр үсееш өчен тигез шартлар һәм телләр турындагы Европа хартиясен ратификацияләүне таләп итте.
"Татарстанда урыс мәдәниятен саклау һәм үстерү. Татарстанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәсе” дигән матбугат очрашуында татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде. Казанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская үзе мөдир булган гимназиядә ата-аналарның 98%ы татар телен сайлаувын, Михаил Щеглов җитәкләгән “Казанның урыс мәдәнияте үзәге"ннән ерак торуларын әйтте.
19 декабрь Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе 2002 елда Татарстанның Тукай районы полициясе бинасында үлгән Җәүдәт Хәйруллинның хатыны Фәния Хәйруллинага 48 мең евро түләтү турында карар чыгарды.
"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлгесе милли телләр үсешенә багышланган проект белән чыгарга җыенмый. Бу "фирканең имиджына тискәре йогынты ясарга мөмкин", диелде.
Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында "Керәшен татарларның тарихы һәм мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип аталган академик басма дөнья күрде. Китап урыс телендә язылган.
Русия президентын сайлауны оештыру һәм уздыру өчен Татарстанга 319,9 млн сум акча бүленәчәк. Иң күп акчаны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан алачак.
Вашингтон штатында дүшәмбе поезд казасында өч кеше һәлак булган. Дистәләрчә кеше хастаханәләргә озатылган, аларның унлабы инде чыгарылган.
Казанда "Яшь татар лидеры мәктәбе" уза. Азатлык яшьләр оешмалары җитәкчеләре белән аралашып аларның Татарстан мәнфәгатьләрен яклауда башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары белән танышты.