Казанның Ямашев проспекты күперендә Навальныйны азат итәргә чакырып баннер элгәннәр
30 сентябрь көнне Казанда Русиядәге оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный тарафдарлары аны махсус изолятордан азат итүне чакырып баннер урнаштырган. Бу хакта Idel.Реалиига чарада катнашучыларның берсе хәбәр иткән.