Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2020

Новости за 01.01.2020

Мамадышта узачак ЅunnуФЕСТ фестиваленең приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 февральдә Мамадыш районында ЅunnуФЕСТ креатив чаналар Бөтенроссия фестивале узачак, аның приз фонды 100 мең сум тәшкил итәчәк. Иң яхшы чана өчен көрәштә ике-алты кешедән торган командалар катнаша ала. Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә. Бу хакта фестивальнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми битендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Яңа елда WhatsApp кайбер гаджетларда эшләүдән туктаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 1 февраленнән WhatsApp мессенджеры Android операцион системасын 2.3.7 версияләренә кадәр кулланучы гаджетларда, шулай ук iPhoneда iOS 8гә кадәр операция системалары белән эшләүне туктатачак.

Читать дальше...

Россия Гидрометеорология үзәге Россия халкына «кызыл» гыйнвар вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең күпчелек төбәкләрендә гыйнвар «кызыл» булачак, ягъни нормадан җылырак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Бөтенроссия Кыш бабае 200 тоннадан артык бүләк тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан күп көнлек сәяхәттә Кыш бабай илнең 50 шәһәрендә булды, шул исәптән Казан да. Ул төп чыршыларда ут кабызды һәм 200 тоннадан артык бүләк тапшырды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда 1 гыйнварда юл-патруль хезмәте кизү экипажында юл һәлакәтен теркәргә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 1 гыйнварда юл-патруль хезмәте дежур экипажында юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон үз көченә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгеннән башлап Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон үз көченә керә. Яңалык Россиядә яшәүчеләргә документны цифрлы форматта алып барырга мөмкинлек бирә.

Читать дальше...

Татарстанда 2020 елда беренче булып малай туган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында беренче булып малай дөньяга килгән. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Пошлинасыз интернет-сатып алулар күләмен 200 еврога кадәр киметкәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан Россиягә чит ил интернет-кибетләреннән сатып алуларны 500дән 200 еврога кадәр киметелә. Кагыйдәләр яңа Таможня кодексында теркәлгән, аны Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) катнашучы илләр кабул иткән. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...



Миңнеханов: Татарстан һәм Үзбәкстанны күптәнге сәүдә-икътисади элемтәләр бәйли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелеген һәм халкын Яңа ел белән котлады. Дустанә республикадан хезмәттәшләр соравы буенча язма ТНВ студиясендә татарстанлыларга Яңа ел мөрәҗәгате яздырганда төшерелгән. Мөрәҗәгать «Үзбәкстан-24» үзәк телеканалында трансляцияләнде.

Читать дальше...

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда внедорожник һәм Перьмнан килгән җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәттә бер кеше үлгән һәм ике кеше имгәнгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.

Читать дальше...

В Татарстане первый в 2020 году ребенок родился сразу после полуночи Мальчик появился на свет 1 января в 00.01 ч. в роддоме РКБ

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Этой ночью первый малыш родился под бой курантов в роддоме Республиканской клинической больницы, сообщает пресс-служба Министерства здравоохранения Республики Татарстан.

Татарстанда җиңел машина йөртүчесе юлда утырып торган ир-атны таптаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел машина йөртүчесе юлда утырып торган ир-атны таптаткан. Ир-ат үлгән. Бу турыда һәлакәт урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз корреспонденты хәбәр итте.

Читать дальше...

Россиядә пенсияләр һәм минималь хезмәт хакы артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан хезмәт хакының минималь күләме 850 сумга артачак, ә эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча пенсия 6,6 процентка индексацияләнә. Эшсезлек буенча пособие күләме генә үзгәрмәячәк, ул 2019 елдагы кебек үк, 1,5 меңнән 8 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Диетолог 1 гыйнварда дөрес туклану буенча киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнварның беренче көннәрен яңа ел мәҗлесеннән соң гадәти туклану режимына кайту өчен җиңелчә ашарга кирәк. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-диетологы, Туклану, биотехнология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы федераль үзәгенең фәнни җитәкчесе Виктор Тутельянга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Яңа елның беренче көнендә Татарстанда дымлы һәм җылы һава торышы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа елның беренче көнендә циклонның җылы секторы йогынтысында Татарстанда дымлы һәм җылы һава булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha


Депутаты Совета Бурметьевского сельского поселения подвели итоги уходящего года

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В преддверии Нового года в новом здании Многофункционального центра села Бурметьево прошла сессия Совета сельского поселения с участием заместителя главы района Ильяса Ахметзянова.

Ләйсән Үтәшева Башкортстанда яшәүче әбисенең мантый рецепты белән уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа елга 12 сәгать кала Башкортстандагы Раевка авылында туып үскән гимнастка Ләйсән Үтәшева Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә үзләренең гаиләсендә буыннан буынга күчеп килә торган мантый рецепты белән уртаклашты. Ләйсәнгә аны әбисе тапшырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Актаныш районының Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә автомобильләр бердәм дәүләт реестрына кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә автомобильләрне бердәм дәүләт реестрына кертәчәкләр. Шул хактагы карар Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

Читать дальше...

Яшел Үзән районының «Ника» яшьләргә ярдәм итү фонды 1 млн сум субсидия алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кино төшерү буенча субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуга йомгак ясады. Яшел Үзән районының «Ника» яшьләргә һәм спортка ярдәм итү һәм үстерү фонды 1 млн сум күләмендә субсидия алды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Новак Джокович и Хамад Меджедович сыграли в бочче на Ролан Гаррос | Виды спорта






Пробки на дорогах Подмосковья вечером 28 мая достигли 6 баллов

В Истре продолжают красить бордюры

Глеб Никитин рассказал об участии в подготовке к обновлению нацпроектов

Первый самосвал флагманской линейки К5 и магистральный тягач К5 с двумя криобаками. КамАЗ представил новинки