Владимир Леонов: Августта дүрт зур манежны файдалануга тапшыру ниятләнә
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Августта Татарстанда дүрт зур манежны файдалануга тапшыру ниятләнә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты уздырган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. «Былтыр ук шундый карар кабул ителгән иде. ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, республикада 3 футбол, 1 футбол-регби манежы барлыкка киләчәк. Алар ел әйләнәсендә эшләячәк. Икесе Казанда Чуйков, Танковая урамнарында булачак, Чаллыда һәм Түбән Камада берәр манеж ачылачак», — диде министр. Читать дальше...