Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Новости за 30.09.2020

Татарстан җыр-бию ансамбле һәм Идел буе рус халык хоры Самарада уртак концерт куя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Петр Милославов исемендәге Идел буе рус халык хоры Самараның опера һәм балет театрында уртак концерт күрсәтә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте. «Самара тамашачысына халык җырларының һәм биюләренең матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтү өчен, ике Идел буе коллективы бер концерт программасында берләште», диелә бу хәбәрдә.

Теләче районында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Теләче, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Теләче-информ» , Эльмира Котдусова). Бу көннәрдә Теләче районы Үзәк мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылу тантанасы узды. Чарада Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары катнашты. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәктәптә технология, информатика, тормыш куркынычсызлыгын саклау, шахмат мәйданчыгы һәм башка кабинетлар җиһазланган. «Үсеш ноктасы» проекты ярдәмендә югары технологияле кабинетлар һәм үз-үзеңне үстерү зоналары ачылу... Читать дальше...

Быел «Татарча диктант» акциясендә 370 меңнән артык кеше катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Беренче мәгълүматларга караганда, 2020 елда «Татарча диктант» белем бирү акциясендә 370 меңнән артык кеше катнашкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. 378 875 — бөтен дөнья буйлап язучы 2300 — бөтен дөнья буйлап оештырылган мәйданчык 1800 — Татарстан республикасында оештырылган мәйданчык 30 — Башкортстан республикасында оештырылган мәйданчык 50 — чит илләрдә оештырылган мәйданчык «Татарча диктант» акциясе 2015 елдан бирле үткәрелә. Читать дальше...

Пенсионерлар «Мир» банк картасына 31 декабрьгә кадәр күчә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Пенсионерлар «Мир» милли түләү системасының банк карталарына 31 декабрьгә кадәр күчә алачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, аларны 1 октябрьгә кадәр алыштырырга кирәк, чөнки киләсе елдан пенсияләр әлеге түләү системасы карталарына гына күчереләчәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Бала түләүләре — йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр түләнә торган пособиеләр, йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан өчен, бала тугач; бала карау буенча, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга... Читать дальше...

Көтелгән һәм көтелмәгән ярыш: Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Казан »). Бу ял көннәрендә Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узачагы билгеле булды. Ә менә «минсельхоз» һәм башка ярышлар белән хәлләр ничегрәк тора соң? Көрәшчеләр һәм көрәш сөючеләр арасында дөнья чемпионаты узачак дигән хәбәр көтелмәгәнрәк булды быел. Хәер, без аралашкан көрәшчеләр һәм тренерлар өчен дә бу хәбәр шундый ук көтелмәгәнрәк килеп чыккан. Бүген, ниһаять, ТР спорт министрлыгы сайтында көрәш буенча дөнья чемпионаты булачак дигән мәгълүмат барлыкка килде. Читать дальше...

Казанда җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек киюне тикшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак. Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм индивидуаль саклану чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре транспорттан төшереп калдырачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков бүген пассажир ташучылар белән киңәшмәдә профилактик эшне көчәйтергә кушты. Читать дальше...

Чирмешәннең үзәк мәчетендә балалар өчен аерым бүлмә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешәннең үзәк мәчетендә бер бүлмәне балалар үзәге итеп үзгәртәләр. Биредә җиһазлар урнаштырасы гына калган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Октябрь башында монда мәктәп укучылары өчен дини укулар, дини тәрбия дәресләре башлана. Укулар ял көннәрендә уздырылачак, теләге булган малайларны, кызларны мәчеттә көтеп калалар. Дүрт төркем булачак. Укырга теләүчеләр мәчеткә мөрәҗәгать итә ала.



Тукай районы урманында 36 кинолог кеше эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Тукай районында  Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш эзләү-коткару кинология исәп-хисаплары өчен ачык сертификация сынаулары уза. 36 кинолог кеше эзли. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә. Кызганычка, коронавирус пандемиясе монда да үз төзәтмәләрен кертте. Кинолог һәм аларның 4 аяклы дусларына сертификация үтү мөмкинлеге яңа гына бирелде. Күптән түгел Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә Үзәк Россия вәкилләре өчен җыеннар узды, хәзер Идел буе... Читать дальше...

Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 30 сентябрь, «Татар-инфлорм», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы кабат үзенең ишекләрен ачты. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм «Уңайлы мохит» республика программалары буенча төзекләндерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр, сабыйларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, ремонт эшләрен башкарган «Домострой» оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев һәм башкалар килгән иде. Читать дальше...

Чүпрәле районында «Үсеш ноктасы» ачылышында роботларның ничек эшләвен күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 30 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Киләсе елга шундый үзәкләр районның дүрт мәктәбендә ачу планлаштырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен Россия буенча 2951 һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә 27 000 мәктәп заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак. Читать дальше...

Нурлатта 12 мең төп агач утырттылар

Tatar-inform.tatar 

(Нурлат, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Дуслык» , Гөлназ Хәсәншина). Урман утырту көнендә нурлатлылар «Урманны саклыйк» акциясенә кушылып 12 мең төп агач утыртты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шулай итеп, Фома авыл җирлегендә истәлекле аллея барлыкка килде.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ролан Гаррос

В Париже стартует «Ролан Гаррос» открытый чемпионат Франции по теннису






Вечернее Подмосковье.

Парфенчиков опять пиарился в Москве, пока в Карелии горели города и села

Подмосковный Роспотребнадзор составил памятку по сбору ребенка в летний лагерь

«Химки» стали победителями Первой лиги, «Ленинградец» вылетел