Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2021

Новости за 26.01.2021

Татарстанда Ислам буенча финанс белеменә багышланган email-курслар игълан ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган «Ислам буенча финанс белеме 3.0» email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә, дип яза ТР Диния нәзарәте. Курс кысаларында шәхси финанс планлаштыру нигезләре, традицион финансларның партнерлыклардан аермалары, ислам бизнесы этикасы нигезендә финансларны грамоталы алып бару һәм инвестицияләү серләре,; Ислам бизнес этикасы нигезендә рөхсәт ителгән актуаль финанс инструментлары... Читать дальше...

Узган ел Чаллыда 784 күп балалы гаилә җир белән тәэмин ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 2020 елда Чаллыда 784 күп балалы гаиләне җир белән тәэмин иткәннәр. Бу хакта мэриядәге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. Җир кишәрлекләрен бирә башлаганнан бирле 7 753 гаилә гариза язган. Шул ук вакыттан 3 меңгә якын гаиләгә җир бирелгән.  Элек Чаллыда яшәүчеләр Подсолнуха микрорайонында Тукай районының Азьмушкино авылы яныннан барлыгы 300 гектар, шулай ук Сәмәкәй бистәсеннән 34 гектар җир кишәрлеге алдылар.

Кайбыч район башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырды

Tatar-inform.tatar 

(Кайбыч, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары» , Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ике баланың хыялын чынга ашырды. Ул бер кызга планшет, икенчесенә кәрәзле телефон бүләк иткән. Иске Тәрбит авылында гомер итүче Энҗе Майорова гаиләсен яңа йорт белән котларга килгән район башлыгыннан беренче класста укучы кызлары Мирослава планшет сораган иде. Альберт Рәхмәтуллин кызның хыялын тормышка ашырачагын әйтте. Аның бүләген Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев тапшырды. Читать дальше...

Зәйдә бер хатын алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Николай Шамионов). Зәй районында балигъ булмаган кызы өчен алимент түләүдән баш тарткан 48 яшьлек хатын хөкем ителгән. Шәһәр суды хатын-кызны Россия Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Суд карары белән әлеге хатын-кыз ана хокыкыннан мәхрүм ителеп, балигъ булмаган кызы өчен алимент түләргә тиеш була. Әмма 2020 елның июнь аеннан алып августка кадәр хөкем ителүче алимент түләүдән... Читать дальше...

Кукмарада соңгы биш елда 43 гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча фатир алган

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 26 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәлахетдинова). Кукмарада соңгы биш елда 43 гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча фатир алган. Бүгенге көндә районда әлеге программа кысаларында 54 кеше фатир алу өчен чиратта тора. Торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән шактый гына программа эшләп килсә дә, иң кулае, мөгаен, социаль ипотека. 2020 елда районда яшәүче 11 кеше әлеге программа буенча сафка баскан яңа йортларда өй туйлары уздырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Социаль... Читать дальше...

"Татарны мыскыл итүчеләрне канун нигезендә хөкем итәргә кирәк"

Azatliq.org 

Чаллыдан Мөнир Ситдыйков татарларны "чуаш-мөселманнар", "псевдотатарлар" дип атаган "Башкорт ыруы Ирәкте тарихы​" китабы авторы Салават Хәмидуллинны мәхкәмәгә шикаять иткән. Ул аны җинаять җаваплылыгына тартуны һәм татар халкын кимсетүдән килгән рухи зыян өчен бер миллион сум түләтүне сорый.

Мамадышта үзәк урамдагы бозлы тауны вакытлыча япканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта «SunnуФЕСТ» креатив чаналар юбилей фестиваленә әзерлек дәвам итә. Бу атнада шәһәрнең үзәк урамында боз тавы вакытлыча ябылачак. Беренче чиратта, бозлы тауны бүгенге көннән ябарга кирәк. Аны фестивальгә әзерләргә, тиешенчә тәртипкә китерергә кирәк. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Тауны озынайту өчен карны «Мамадыш ЖКУ» ҖЧҖ китерәчәк. «Безнең бурыч — кар китерү һәм боз тавы бордюрларын озынайту. Без бу эшне башладык инде. Карны шәһәр урамнарыннан алып киләбез... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Безответная любовь и 25 лет счастливого брака актёра Сергея Юшкевича

Курсант из Владивостока растрогал любимую девушку во время праздничного шествия

Гвинейские военные попросили 16-летнего сына Кадырова обучить их стрельбе

Дата Антипасхи, или Красной горки в 2024 году, чем отличаются эти праздники