Россиядә паспорт өчен фотога төшү таләпләре үзгәрде
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиялеләр паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да тәкъдим итә алмаячак. Россия Эчке эшләр министрлыгының яңа регламенты төзегән. Яңа кагыйдәләр буенча гражданнарга битнең үзенчәлекләре үзгәртелгән фотолар тәкъдим итү тыела. Паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да туры килмәячәк, дип хәбәр итте «Российская газета». Моннан тыш, гражданин пыяласы каралтылган күзлек, линза киеп, ияген каплап торган шарф тагып төшкән фотоларны кабул итмәячәкләр. Читать дальше...