Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 16.03.2021

Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 19 мартта Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә этник музыка-инструменталь мәдәният буенча семинар-практикум узачак. Семинар-практикум фольклор коллективлары җитәкчеләре, катнашучылары, Татарстан Республикасы халык иҗатын сөючеләр өчен үткәрелә. Чарада этномузыка белгечләре, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбльләр җитәкчеләре, этник музыка уен кораллары җитештерүчеләр катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча миллиард сум чамасы кредит бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан авыл ипотекасын бирү буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урында. 2159 гаилә торак сатып алу һәм төзү өчен акча белән тәэмин ителгән. 2021 елда республикада 466 гаилә бу программадан файдаланган, кредитлауның гомуми суммасы якынча 993 млн.сум тәшкил итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәсе буенча, программаның баш операторы «Россельхозбанк» агымдагы елда татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга 587 млн сумлык 275 кредит биргән... Читать дальше...

Россиянең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәре була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). «Татаркино» оешмасы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россиянең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәре уздырачак. Кино күрсәтү вакытында төшерү төркемнәре белән очрашулар була. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте «Татаркино». 17-19 мартта Түбән Новгород өлкәсендә режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмын күрсәтәләр. 25-27 мартта Уфада «Мулла», «Әпипә» һәм «Сөмбел» фильмнары тәкъдим ителә. 3-8 апрельдә... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары төнлә салкын булуы турында искәртә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 мартта, Татарстан территориясендә һава торышын антициклонның көнбатыш чиге билгеләячәк. Төнлә һава температурасының бераз түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.  Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Шул ук вакытта явым-төшем ихтималы бик аз. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һава температурасы -6...-11 градус салкын була, аязган вакытта -17 градуска кадәр төшәчәк. Читать дальше...

Татар конгрессы: Башкортстанда Фатих Кәрим музееның исеме үзгәрешсез сакланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә матбугат чараларында Башкортстанның Ает авылында Фатих Кәрим музейның исемен үзгәртү белән бәйле хәбәрләр таралган иде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте музей статусы үзгәреш калачагын хәбәр итә. Музейның статусын үзгәртү турында мәсьәлә Фатих Кәримнең абыйсы Габдулла Кәримов истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле булган. Әлеге хәбәрдән соң ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев... Читать дальше...

Зәйдә хәрбиләргә куелган һәйкәл янып беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Зәйдә Җиңү бульварында куелган «Азат итүче хәрби» һәйкәле янган. «Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйттеләр.   Янгын турында хәбәр бүген 18.39 сәгатьтә 101номерына килгән. Һәйкәл композит материалдан ясалган булган. Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр утны тиз сүндереп бетергән, тик һәйкәл янып беткән. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар. ТР прокурорының... Читать дальше...

Баладан мөмкин булмаганны таләп итмик — «Мәгариф» журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», «Мәгариф» , Таңсылу Габидуллина). Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның быелгы үзенчәлекләре, төп яңалыгы нинди? Югары уку йортына керергә теләмәгән 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга БДИ урынына ике фән: рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачак. Бу урта белем турында аттестат алу өчен нигез булачак. Ә менә югары уку йортларына тартылган укучыларны БДИны рус теле һәм укырга керү өчен мөһим булган фәннән тапшырырга кирәк булачак. Читать дальше...



Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәселле терлек үрчетү өчен субсидия алу тәртибен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм зур комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле терлекне сатып алу һәм аны сатып алуга субсидия рәсмиләштерү турында аңлатты Министрлык хәбәр иткәнчә, сатыла торган нәселле терлек — холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында мәгълүматны квартал саен Татарстан Республикасы Авыл... Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте җир турында бердәм мәгълүмат ресурсы ясау турында килешү имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Хөкүмәте «Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы» дәүләт мәгълүмат системасын оештыру өчен Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы белән килешү имзалады. «Килешүдә Татарстанның Башкарма хакимияте органнары мәгълүмат системаларының Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат хезмәте (ФГИС ЕИР) белән интеграциясен тәэмин итү һәм алардан белешмә бирү, шулай ук экспериментта катнашучылар арасында үзара хезмәттәшлек тәртибен билгеләү каралган»... Читать дальше...

Мәскәүдә табиб Шамил Гыйззәтуллинга ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бүген Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, нейрохирургия үзәге башлыгы – академик Н. Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталенең баш нейрохирургы, медицина фәннәре докторы Шамил Гыйззәтуллинга 60 яшь тулды. Аңа ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырдылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин табибны юбилее белән котлады һәм Дәүләт бүләге - ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды... Читать дальше...

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәме 21 мартта онлайн-форматта була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме Мәскәүдә онлайн режимда була. «Интерфакс» агентлыгы шәһәрнең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Иван Петровка сылтама белән шул хакта хәбәр итте. «Кызганыч, узган ел без бу бәйрәмне берничек тә уздыра алмадык, әмма быел Нәүрүзне онлайн режимда уздырырга карар кылдык», — дигән Петров сишәмбе көнне узган матбугат конференциясендә. Петров узган ел Сабантуй һәм «Рус кыры» фестиваленең онлайн-форматта уздырылганлыгын искә алган. Читать дальше...

Исмаил Бердиевны җиденче тапкыр Карачай-Черкесия мөфтияте рәисе итеп сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Карачай-Черкесия мөселманнарының X съезды делегатлары сишәмбе көнне 67 яшьлек Исмаил Бердиевне республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп кабат сайлады. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, мөфтине чираттагы биш еллык срокка бертавыштан сайлыйлар. Бердиев 1991 елдан бирле Карачай-Черкесия Диния нәзарәтен җитәкли һәм бүген бу вазифага җиденче тапкыр сайлана. Ул 1954 елда Казахстан ССРның Сайрам районы Ак Су авылында туган. Бирегә аның әти-әнисе, башка карачайлылар кебек үк, 1943 елда сөрелгән булган. Читать дальше...

КФУ һәм Мәдәният министрлыгы татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университеты, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков шул хакта хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, 9-10 сыйныф укучылары арасында берничә этап үткәрү күздә тотыла. «Олимпиада... Читать дальше...

Тинчурин театры Әхтәм Зариповның «Ертыклы җыр моңы» әсәрен күмәк укуга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 18 мартта Тинчурин театрында «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында Әхтәм Зариповның «Ертыклы җыр моңы» әсәре күмәк укыла. Театрның матбугат хезмәте теләге булган һәркемне әлеге чарага чакыра. Күмәк уку кичке дүрттә башлана. «Соңыннан укылган әсәр буенча фикер алышу булачак. Пьеса укулар театр музеенда үтә. Рәхим итегез!» диелә хәбәрдә.

Башкортстанда «Бирешмә!» балалар премиясе җиңүчеләрен туры эфирда игълан итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Башкортстанның «Бирешмә!» балалар премиясендә катнашу өчен 2021 елда 405 яшүсмер дгариза биргән. « Башинформ » хәбәр итүенчә, лауреатларны бүләкләү тантанасы 21 мартта БСТ телеканалының туры эфирында 19.00 сәгатьтә башлана. Тамашачылар яшь геройларга җиңүдә уңышлар теләп, призлар уйнатуда катнаша ала. Шулай ук «Бирешмә!» төркеме, яшь җырчыларны тыңлау мөмкинлеге булачак.    Республиканың танылган яшьләреннән торган жюри җиде номинация буенча җиңүчеләрне сайлап алган. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясеннән өч хатын-кыз үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ»).Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1937, 1944 һәм 1948 елда туган хатын-кызлар вафат булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. 16 мартка республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 383 очрагы теркәлгән.

Новости России
Москва

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская


Апрель аеннан Татарстанда яшәүче 82 мең кешенең пенсиясе артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда 1 апрельдән якынча 82 мең кешенең пенсиясе 3,4 процентка артачак. Пенсияләрне арттыру 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларына туры килә. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль пенсия һәм дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү буенча пенсия алучыларга индексация турында карар проекты әзерләгән. «Татар-информ»га бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Дәүләт пенсиясе белән тәэмин... Читать дальше...

Владимир Путин Казанның район судларына яңа судьялар билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Хокукый актлар рәсми порталында Россия Президентының яңа судьялар билгеләү турындагы указы чыкты. Указ нигезендә, Казанда Яңа Савин районы суды судьясы итеп Наталья Федосова, ә Вахитов районы суды рәисе урынбасары итеп Кадрий Трегулов билегләнә, диелә хәбәрдә.

Татар конгрессы Әфганстандагы диаспора өчен беренче татар теле дәресен үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Бөтендөнья татар конгрессы Әфганстан Ислам Республикасы татар диаспорасы өчен беренче татар теле дәресен үткәрде. «Без Әфганстан татарларының татар телен өйрәнергә омтылышын хуплыйбыз. Чикләр ачылганнан соң, без теләгән кешеләрне дәреслекләр белән тәэмин итәчәкбез», — диде танышу барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Дәресне Россия мөселманнары патриотик фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин шәрехләде. Бу... Читать дальше...

КФУ һәм Татарстан Диния нәзарәте татар кулъязмаларын бастырырга планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университеты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Санкт-Петербургтагы Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты белән берлектә татарлар мирасы белән бәйле кулъязмаларны бастыруга әзерләүне планлаштыра. «Бу безнең мөселманнар Диния нәзарәте һәм Санкт-Петербургның Көнчыгыш кулъязмалар институты белән консорциумда старт алган проектларның берсе. Китапларны, кулъязмаларны, зур коллекциядән документларны өйрәнү... Читать дальше...

Проект от Минмолодежи РТ призван помочь подросткам противостоять вызовам в сети Интернет

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​Министерство молодежи Татарстана запустило пилотный проект для подростков по «Цифровой гигиене». Оператором проекта выступил Республиканский центр молодежных, инновационных и профилактических программ.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Швентек и Соболенко устроили триллер за престижный трофей






Кадыров приехал на инаугурацию Путина и не смог самостоятельно снять пальто

Путин поручил обеспечить граждан жильём площадью от 33 «квадратов» на человека

Российскую военную базу могут закрыть: кому выгоден уход РФ из Таджикистана

Сад памяти в честь победы на Халхин-голе заложили в Монголии