«СалаваTik»ларның яңа чыгарылышында җырчы балаларның әниләре дә катнаша
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). «Салават күпере» журналының «СалаваTik» проектында әниләргә багышланган өр-яңа видео дөнья күрде. Проектта Гөлшат Зәйнашева сүзләренә, Фәтхерахман Әхмәдиев көенә язылган «Җырлыйм әнием турында» җыры чыкты. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, башка җырларга төшерелгән видеолардан аермалы буларак, бу юлы видеода «СалаваTik»лардан тыш, җырчы балалаларның әниләрен дә күрергә мөмкин. «СалаваTik» проектында катнашучы җырчы балаларның әниләре — безнең төп ярдәмчеләребез дә, юлдашларыбыз да. Читать дальше...