Биектауда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген республиканың Биектау районында Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ravon җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Land Rover внедорожнигы белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән. «Авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын берсе җәрәхәтләнгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Читать дальше...