Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Новости за 10.01.2023

"Кырмыскалы эше": җиңүме, җиңелүме?

Azatliq.org 

10 гыйнвар көнне Башкортстанда "Кырмыскалы эше" нигезендә дүрт гаепләнүченең өчесенә хөкем карары чыкты. Мәхкәмә барысын да гаепле дип тапты. Аларга шартлы хөкем карары чыгарылды.

«Манзара» премиясеннән кергән акчаның бер өлеше гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

14 гыйнвар Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Билет сатудан кергән акчаларның бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә премиянең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов әйтте.

Читать дальше...

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин Самара өлкәсе губернаторының Мактау билгесе белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Самара өлкәсе губернаторының Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Читать дальше...

Татарстанда -40 градуска кадәр салкын булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 11 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Шуның аркасында республикада янә  кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...



Казан аэропортында сөйләмне танып белү автоматлаштырылган белешмә хезмәте булдырылды

Tatar-inform.tatar 

Казан аэропортында сөйләмне синтезлау технологияләренә нигезләнгән автоматлаштырылган белешмә хезмәте булдырылды. Пассажирларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен яңа системаны эксплуатацияләү тест режимында үткәрелә. Бу хакта Татарстан башкаласының аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Finiko финанс пирамидасын оештыручы Эдвард Сабиров залог биреп сак астыннан азат ителде

Tatar-inform.tatar 

Finiko Finiko финанс пирамидасын оештыручыларның берсе Эдвард Сабиров 20 млн сум залог белән сак астыннан азат ителүгә иреште. Бу хакта үз блогында Андрей Алистаров хәбәр итте.

Читать дальше...

Башкортстанда Тәскирә Даянованың балалар китабы Брайль шрифты белән басылган

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның М.Төхвәтшин исемендәге сукырлар өчен махсус китапханәсенең тифлонәшрият бүлегендә Тәскирә Даянованың балалар китабы чыкты. Ул Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты белән басылган. Башкорт телендәге китап рельефлы рәсемнәр белән тулыландырылган.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Татарстан белән Марий Эл арасында рәсми чик билгеләделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан белән Марий Эл арасындагы 334 чакрым озынлыктагы чик Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде. Бу хакта Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда 97 аек булмаган машина йөртүчене тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел яллары вакытында Татарстан башкаласында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше зыян күргән. Автомобиль белән исерек килеш идарә иткән 97 йөртүче тоткарланган. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров хәбәр итте.

Читать дальше...

Белгечләр Россиядә микрозаймнар күбрәк бирелә башлар дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

Быел Россиядә «хезмәт хакына кадәр» займ бирү күләме15-20 процентка артачак, уртача вакытлы займнар да шундый ук динамика күрсәтәчәк. Webbankir финанс онлайн-платформасы аналитиклары РИА Новостига шул хакта сөйләгән.

Читать дальше...

Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспортына билет бәясе артты

Tatar-inform.tatar 

Чаллы шәһәрендә бүгеннән, 10 гыйнвардан, җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнде. Билет акча һәм карта белән түләгәндә 30 сум тора, транспорт картасы белән 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрүгә түләгәндә 23 сум тәшкил итәчәк.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Виртуальный концертный зал Магаданской филармонии открывает колымчанам жемчужины музыкального искусства

Синоптик Позднякова: прошедшие заморозки могут стать последними этой весной

Глава департамента информполитики Томской области покидает пост

Мария Багреева: в январе-марте в Москве выдали 8,5 тыс. семейных ипотек