Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июнь
2024

Новости за 21.06.2024

Яшел Үзән егете БРИКС уеннарында Россиянең яңа рекордын куйды

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән егете Зөлфәт Гәрәев БРИКС уеннарында Россиянең яңа рекордын куйды. Ул 2024 елның гыйнварында билгеләнгән рекордны ике килограммга узып китте. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казахстан туризм һәм спорт министры Ермек Маржикпаев белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан белән Казахстан арасында икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә бик җылы, тыгыз элемтәләр урнашты. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан туризм һәм спорт министры Ермек Маржикпаев белән очрашуда шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов Россия-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге вице-президенты белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Азия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге вице-президенты, әлеге берлекнең Гуанчжоудагы вәкиллеге башлыгы Алексей Федотов белән очрашты.

Читать дальше...

Белоруссия делегатлары БРИКС+ гастрономия форумын үткәрергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Казан Ратушасында БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең гамәлгә кую җыелышында 2025 елда берләшү эгидасы астында гастрономия форумын үткәрү тәкъдиме белән чыктылар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә үткәрелгән ат чабышларын карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында Сабантуй хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм ярышларында булды. Аның белән ат чабышларын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев та тамаша кылды.

Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше бер елда 7 процентка артты

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 7 процентка арткан һәм 810 миллион доллар тәшкил иткән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуда шулай дип белдерде, очрашу Казан Кремлендә узды.

Читать дальше...

Маргарита Симоньян: Казан Россиянең иң яхшы һәм уңайлы шәһәрләре өчлегенә керә

Tatar-inform.tatar 

Казан Россиянең иң матур һәм уңайлы шәһәрләре арасына керә. «Россия сегодня» медиатөркеме баш редакторы Маргарита Симоньян БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары халыкара форумында шундый фикерен белдерде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов БРИКС кысаларында узучы көрәш ярышын күзәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләре уеннары кысаларында «Ак Барс» көрәш сараенда узган көрәш ярышы финалын күзәтте. Аның белән бергә Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды, Кызылорда өлкәсенең Акиме Нурлыбек Налибаев һәм Россия Хөкүмәте башлыгының спорт буенча киңәшчесе Олег Матыцин катнаштылар.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов: Казахстан - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе

Tatar-inform.tatar 

Казахстан Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе, республикаларның үзара хезмәттәшлеге җайга салынган. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды һәм Кызылорда өлкәсе Акиме Нурлыбәк Налибаев белән очрашуда шулай дип белдерде, очрашу Казан Кремлендә узды.

Читать дальше...

Путин: Россия НАТО илләре белән, алар әзер булса, иминлек хакында фикер алышырга әзер

Tatar-inform.tatar 

Россия Европа берлегенә һәм НАТОга керүче илләр белән Евразиядә тигез һәм бүленми торган иминлек мәсьәләләрен карарга әзер, әмма алар үзләре дә моңа әзер булган очракта гына. РФ Президенты Владимир Путин Саклану, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Федераль иминлек хезмәте, Федераль сак хезмәте һәм Росгвардиянең югары хәрби уку йортларын, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Казанда ботулизм йоктыручылар саны 19 кешегә җиткән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда күпләп агулануга бәйле вазгыять катлаулануын дәвам итә, аның сәбәпчесе фасольле салат куллану булырга мөмкин. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ботулизмда шикләнеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны инде 19 кешегә җиткән.

Читать дальше...

Владимир Путин: Россия атом-төш триадасын үстерүне дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Россия стратегик тыю гаранты буларак чыгыш ясый торган атом-төш триадасын үстерүне дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин Кремльдә хәрби югары уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашуда шулай дип белдерде. Чараның трансляциясе Кремльнең телеграм-каналында узды.

Читать дальше...

БРИКС уеннарында көрәш ярышында бөтен авырлыкта да Россия спортчылары җиңде

Tatar-inform.tatar 

Казанда узучы БРИКС илләре уеннары кысаларында узган көрәш ярышында бөтен үлчәү авырлыгында да Россия спортчылары алтын медаль яулады. Аларның алтысы – Татарстан көрәшчеләре.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Чувашия парламентарийларын Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чабаксарда, Я.Г.Ухсай исемендәге Мәдәният йортында Чувашия Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Бу көнне 1994 елда беренче чакырылыш Чувашия парламентының беренче сессиясе уза һәм ул заманча социаль-икътисади шартларда күрше республиканы үстерүдә закон чыгару нигезләрен формалаштыруның башы була.

Читать дальше...

Шагыйрә Гөлинә Шәйхи Шигырь бәйрәме турында: Кичәнең сыйфатын яхшыртырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

Соңгы елларда Шигырь бәйрәме тирәсендә төрле тәнкыйть сүзләре йөри башлады. Кемдер чарага яңа төсмер өстәргә кирәклеген әйтсә, башкалар аны традицион рухта калдыруны хуплады. Шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи бу темага карата үз фикерен белдерде.

Прогноз погоды на 22 июня

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Ежедневный оперативный прогноз с 18 часов 21 июня 2024 года до 18 часов 22 июня 2024 года.

История села Азбаба

Tatobzor.ru (Казань) 

Азбаба (Акхуҗа авылы) — село в Апастовском районе Республики Татарстан, в составе Верхнеаткозинского сельского поселения, находится в 3 километрах от реки Свияга, в 35 километрах к северу от посёлка городского типа Апастово. История происхождения села Азбаба | Акхуҗа авылы тарихы.… Далее


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса