Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2020

«Татар-информ»да «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләр турында сөйләшәчәкләр

0

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Гаилә» мәчете уздырган бәйгеләргә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, конкурсларның жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, конкурсларың оештыру комитеты рәисе Сиринә Шаһимәрданова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең хокук, оештыру һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы консультанты Венера Хәйретдинова катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса