Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2020

Әлмәт табиблары өлкән яшьтәге хатынның йөрәгенә уңышлы операция ясаган

0

(Әлмәт, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Татнефть» ААҖ һәм шәһәр медсанчастенең табиблары 71 яшьлек хатын-кызның йөрәгенә уңышлы операция ясады.

Пациент хастаханәгә аорта клапаны авыруы белән килгән була. Хатын-кызга аорталь клапанны алыштыру һәм йөрәкнең нормаль ритмын торгызу буенча ашыгыч операция кирәк булган.

Табиблар йөрәккә операцияне ясалма кан әйләнеше шартларында ясады. Операция вакытында алар йөрәк эшчәнлеген торгызганда кыенлыклар белән очраша — миакард стимуляциягә тәэсир итмәгән.

Килешеп башкарган гамәлләре һәм югары профессионализмы нәтиҗәсендә табиблар пациентның йөрәк эшчәнлеген торгызуга һәм электрокардиостимулятордан йөрәкне нәтиҗәле стимуллаштыруга ирешә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса